Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Шимбә көнне Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Башкортстан сәфәре башлана. Тиздән ул Казанга да җыена кебек.

Мәскәүнең Русиядәге милли республикаларны борчып торуы инде гадәткә керде кебек. Тел өлкәсендә экспансия яки Русия патриотизмы тәрбияләү дисеңме, Мәскәүнең милли республикаларга карата мәкерле сәясәтенә хәзер чиркәү дә килеп кушылды. Шимбә көнне Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Башкортстан сәфәре башлана.

4 июнь көнне Кирилл Бөредә Изге-Троицки хатын-кызлар монастырендә Михаило-Архангельский чиркәвендә булачак. Бераз соңрак ирләр монастырендә гыйбадәт кылу уздырачак. Proufu сәхифәсе язуынча, шул ук көнне патриарх Уфада Бехтеревадагы Сергиев чиркәвен һәм Комсомольскидагы Воскресенский чиркәвен караячак.

5 июнь көнне Кирилл Башкортстан митрополиясенең Рухи-агарту үзәгендә булачак. Шулай ук аның Русия мөселманнары үзәге Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашуы көтелә икән. Бу хакта "Бизнесс-Online" яза. Татарстан митрополиты Феофан да "хуҗасы” килешенә Башкортстанга җыена. Ни дисәң дә, тиздән Кириллның Татарстанга да сәфәре көтелә. Феофан Казан изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салуга Кириллның да килү мөмкинлеген сөенә-сөенә сөйләгән иде. Ни дисәң дә, моңа кадәр Кириллның ике республиканың берсенә дә килгәне булмады. Белгечләр исә бу сәфәрне төрлечә бәяли.

"Монда сәясәт эзләргә кирәкми"

Татар-башкортларны христианлаштыру тарихын өйрәнгән галим Илдус Заһидуллин Кириллның Уфага, Казанга килүендә зур сәясәт эзләргә кирәкми, дигән фикердә.

Галим Илдус Заһидуллин

Галим Илдус Заһидуллин

"Дәүләт структуралары иҗтимагый, дини оешмалар белән тыгыз аралаша. Төрле өлкәләрдә элемтә бар. Шуны әйтергә кирәк: дини оешмалараның, аеруча христианнарның проблемнары бик күп. Аны хәл итәргә кирәк. Теге яки бу конфессия башлыгы төбәкләрдәге хәлләрне өйрәнә икән, монда бернинди шаккатмалы вакыйга күрмим.

Русия патриархы Кирилл да шул төбәктәге чиркәүләр эшчәнлеге белән кызыксына, руханиларның эшләре белән таныша. Бу - чираттагы командировка. Әйе, Башкортостан да, Татарстан да мөселман республикалары, әмма анда да урыслар яши, ә алар тарихи яктан православ динен тота. Православларның хәлләре мөселманнарныкы белән чагыштырганда авыррак. Мәсәлән, динне тотучы яшьләр күп түгел, христиан гыйбадәтханәләре җимерек хәлдә. Биналарны төзекләндерергә булыр иде, әмма "приход"та кешеләр юк, авыллардагы чиркәүләр буш. Ул яктан Татарстанда мәчет салалар икән, чиркәүгә дә өлеш чыгаралар. Проблем юк. Ислам көчәя дип саныйм. Урыслашытру беренче чиратта мәдәният өлкәсендә бара", диде галим Азатлыкка.

"Кирилл мәрхүм Алексий белән чагыштырганда активрак"

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә Русия патриархы Кирилл ике республикада да тамыр җәяргә тели һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә эшкә җигәчәк дип әйтә.

Сәясәт белгече Руслан Айсин

Сәясәт белгече Руслан Айсин

"Хәзерге патриарх Кирилл мәрхүм Алексий IIдән активлыгы белән аерыла. Алар икесе ике төрле кеше. Алексий II командировкаларга аз йөрде, эшчәнлеген күбрәк үз утырмасында алып барды. Алексий II эшләгәндә Татарстан белән Башкортостанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре үзгә иде. Мәскәү белән килешү бар иде: урыс чиркәве республикаларга тыкшынмады. Вазгыять үзгәрде. Татарстанга Феофан куелды, ул дин белән генә шөгыльләнми, ә сәяси белдерүләр дә ясый. Казандагы тарихи биналарны кайтару эше белән мәшгуль, әнә татарча Инҗил нәшер ителде. Русия Патриархы Кирилл төбәкләрдә көчле шәхесләрен куеп, плацдарм оештыра. Тамыр җәяләр.

Тәлгать Таҗетдин урыс чиркәве белән тыгыз элемтәдә, ул аларның проектларын хуплый, каршы килми. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әле каршы тора. Кириллның абруе зур, Русия президенты Владимир Путин да аның сүзләренә колак сала. Кирилл Казанга килеп нидер сораса, иманым камил, хакимияттәгеләр шунда ук чыгарып бирәчәк. Мөселман төбәкләрендә чиркәүләр саны артачак. Аларның кирәклеген аерым түрәләр, эшмәкәрләр авызыннан әйттерәчәкләр. Православ үзәкләр артачак. Мәктәпләрдә православ дәресләр кертелмәсә дә, факультатив рәвештә укытылуга ирешәчәкләр. Төрле иҗтимагый шураларда христиан руханилар саны артачак. Бүген акрын гына христианлаштыру, урыслаштыру сәясәте бара.

Бу очракта мөселманнар үз сүзен әйтергә, позициялерен якларга тиеш. Без аларга, алар безгә кагылмау килешүе булырга тиеш. Кызганыч ки, мөселманнарның дистә елга тәгаенләнгән стратегик планы юк. Киләчәккә карап эш итү юк. Бу мөселманнар арасындагы бердәмлек булмауга да бәйле. Берничә мөфтият булуы, аларның үзара килешеп эшли алмавы безне көчсезләндерә", диде Руслан Айсин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG