Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:17

4 июнь Акмәчеттә Кырым Сабантуе узды. Бу аннексияләнгән Кырымда инде өченче Сабантуй булды. Элекке еллар белән чагыштырганда кырымтатарлар аз иде.

Болытлы, яңгырлы һавага карамастан иртән Акмәчетнең Воронцов бакчасында оештырылган Сабантуй мәйданына милләтәшләребез җыела башлады. Кунаклар Акмәчет, Акъяр (Севастополь), Ялта һәм Казаннан да килгән иде.

Кырым Сабантуен Татарстаннан килгән президент администрациясенең тикшеренүләр бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов, Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов котладылар.

Кырым Сабантуен Татарстаннан килгән “Болгар” ансамбле, алып баручы, юмор остасы Алмаз Хәмзин һәм “Кырым” кырымтатар фольклор ансамбле бизәделәр.

Кырым Сабантуе күренеше

Кырым Сабантуе күренеше

Гадәттәгәчә Кырым Сабантуенда үсмерләр арасында көрәш ярышы узды, Сабантуйга килгән милләтәшләребез өчен пылау пешерелде.

Узачак бәйрәм турында кырымтатар матбугатында игъланнар булмагангамы, әллә башка сәбәптәнме, быелгы Сабантуйда элекке еллар белән чагыштырганда кырымтатарлар ни өчендер аз иде.

5 июньдә Казан кунаклары Акъяр Сабантуенда катнаша. Андагы Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Җәмил Хисаметдинов әйтүенчә, Акъяр Сабантуе Максимов дачасында уза.

Казан вәкилләре шулай ук Ялта янындагы Ливадиядә 3 июньдә үз эшен башлап җибәргән “Великое русское слово” халыкара форумының эшендә дә катнаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG