Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Кадерле дуслар! Рамазан ае тәмам. Кичә дә, бүген дә дөньяның төрле кыйтгаларында Ураза гаете бәйрәм ителә. Азатлык бик сөенеп ай дәвамында төрле илләрдә, шәһәрләрдә мөселманнар өчен изге булып саналган Рамазан ае, гает ничек узуы хакында мәгълүмат туплады, кызыклы рәсемнәр, видеолар урнаштырды. Азатлык бу эштә 30лап илне, 60лап шәһәрне колачлый алды, Рамазан хакында хис-тойгылары, фикерләре белән 50 кеше язма рәвештә уртаклашты. Бу язмаларны әлегә 6 мең 250 кеше укыды (саннар минут саен үзгәрә). Бүген җанлы блог үзенең эшен тәмамлый.
Киләсе Рамазанда очрашырга насыйп булсын! Азатлык үз укучыларына бәхетле имин тормыш тели!

Рамазанда җанлы блогны 6 мең кеше укыды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:21 0:00

Шәмәрдәндә пиньята ваттылар

Шәмәрдәндә пиньята ваттылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Саба районының Шәмәрдән авылында өченче ел рәттән Әпсәләмовлар гаиләсе башлангычы белән Ураза гаетендә балалар күңелен күрәләр. 5 июль бәйрәм өч сәгать дәвам итте, 300ләп кеше катнашты. Гаеткә багышланган чара Казаннан килгән артистлар башкаруында җырлар, мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Олылар концерт караган арада, балалар чүлмәк ватты, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерде. Кунаклар хәләл һот-дог, пылау, татлы ашамлыклар белән сыйланды. Ахырдан малайлар һәм кызлар ике төркемгә бүленеп, Әпсәләмовлар ясаган пиньятаны таяк белән бәреп ватты. Аннан шыплап тутырган кәнфитларне җыеп күңел ачты.

“Шәмәрдәндә Раштуа, Яңа ел зурлап уздырыла, да халык авыл уртасында җыелып бәйрәм итә, ә гает көнне бакчада эшли, Ураза белән Корбан гаетләрен бәйрәм дип тә белми. Ураза бәйрәменең иртән мәчеткә барып, намаз укып кайттың да, коймак ашадың да, шуның белән бетте китте, дип фикер йөртәләр. Без Ураза бәйрәме зур шатлык икәнен күрсәтергә теләдек, балаларның күңелләренә сеңеп калсын иде” дип сөйләде Дамир хәзрәт Азатлыкка.

Бер айга сузылган уразадан соң уйланулар

Түбән Каманың Ташлык авылында бүген дә бәйрәм дәвам итә

Албаниянең Тирана шәһәрендә гает намазы

Иске Салман авылында гаеткә чишмә ачылды

​Әлки районы Иске Салман авылы халкы Ураза бәйрәмен үзенчәлекле үткәрде. Бу көнне авылда иганәчеләр һәм җирле халык ярдәмендә төзекләнлерелгән авыл чишмәсе ачылды. Авыл тарихы көчләп чукындыру заманнары һәм татарларны куган вакыта 3 кыз баланың фаҗигале төстә үтерелүе турындагы риваятләр белән бәйле. Дин хакына шәһит киткәннәр рухына багышлап намаз укылды, бәйрәм чаралары үтте.

Бикә Тимерова, Әлки районы

Казанның "Гаилә" мәчете гаеттә балалар күңелен күрде

Буа районы Зур Боерган авылында Гает намазы

Буа районы Зур Боерган авылында Гает намазы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Татарстанның Буа районы Зур Боерган авылында Ураза гаетен мәчет имамы, 76 яшьлек Исмәгыйль хәзрәт Латыйпов алып бара. “Безнең мөселманнарны радио-телевидение аркылы өнәп, яратып бетермиләр. Шуның өчен татарлар арасында диннең таралуы авыррак бара”, диде ул бәйрәм вәгазендә.

дәвам

XS
SM
MD
LG