Сүриянең Хәлеб шәһәрен янә һавадан утка тотканнар. Коткару хезмәтләренә сылтама белән көнбатыш мәгълүмат чаралары җимерекләр астыннан кимендә 20 кешенең мәете чыгарылган дип хәбәр итә.
Сугышка кадәр Хәлеб Сүриянең коммерция үзәге дип саналды. Хәзер шәһәр икегә бүленгән. Аның көнчыгышы кораллы оппозиция, ә көнбатышы хөкүмәт гаскәрләре контролендә.
Февральдән сугышны туктату килешүе булуга карамастан, берничә атна дәвамында хөкүмәт гаскәрләре һавадан һәм җирдән оппозиция контролендәге өлешкә ут ачкан. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә.