Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Узган ялларда Татарстан шәһәр-авылларында Сабантуйлар гөрләде. Актанышта узган бәйрәмнән репортажны Азатлык соңгы вакытта яшьләр арасында популярлаша барган Boomerang хезмәте ярдәмендә ясады.

Boomerang - Инстаграм челтәренең кадрлары кабатланучы сурәтләр - җанлы GIF-анимация ясау әсбабы. Сурәтләрне җанландыру өчен өчпочмакка басыгыз.

Хәзерге Сабантуйлар сәүдәсез узмый.

Сабантуй кунагы түбәтәй сайлый.

Төрле милләттәге курчаклар сәүдәсе.

Пылау пешә.

Шашлык кыза.

Сабантуй базарында ни белән генә сәүдә итүче юк. Менә бер чегән малае "алтын" сата.

Игътибарны җәлеп иткән бер күренеш: балалар Сабантуйның традицион уеннарын түгел, күбрәк батут, квадроцикл кебек заманча күңел ачуны сайлый. Чиратлар зур.

Сабантуй уеннарына күз салыйк.

Җыр-биюсез Сабантуй булмый.

Актаныш районының элекке башлыгы, Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов Сабантуй уеннарын карый (трибунада сулда).

Котлы булсын Сабантуй!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG