Accessibility links

"Урыс шовинисты башкорт батыры турында фильм төшерә алмый!"


Салават Юлаев һәйкәле янында башкорт яшьләре активистлары
Салават Юлаев һәйкәле янында башкорт яшьләре активистлары

Бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать җибәрде. Анда алар Салават Юлаев турында фильм төшерү теләге белдергән режиссер Владимир Бортконың шовинистик карашлары өчен аңа каршы булуларын белдерә.

Узган ай Уфада Русия коммунистлары башы Геннадий Зюганов булып киткән иде. Аның белән килүчеләр арасында “Мастер и Маргарита”, “Собачье сердце”, “Идиот”, “Тарас Бульба” кебек билгеле фильмнар төшергән режиссер Владимир Бортко да бар иде. 20 май Мәскәү кунакларын Башкортстан башы Рөстәм Хәмитов кабул итте. Анда фикер алышуда Рөстәм Хәмитов башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев турында нибары бер фильм – 1941 елда Яков Протазанов төшерүен искә алып, аңа бу эшкә алынырга тәкъдим ясаган. Режиссер Владимир Бортко бу башлангычны хуплап кабул иткән. Ул бу хакта җирле телевидениегә әңгәмәсендә дә белдергән иде.

Режиссер Владимир Бортко
Режиссер Владимир Бортко

Башкорт җәмәгатьчелеге фильмны әлеге режиссер төшерүенә каршы чыкты. Алар моны Владимир Бортконың шовинистик карашлары белән аңлата:

“2012 елның апрелендә Русия Дәүләт думасы утырышында Владимир Бортко премьер-министр Владимир Путиннан Конституциядәге “күпмилләтле Русия халкы” сүзен “урыс һәм аларга кушылган халыклар” дип үзгәртүне күтәргән иде. Владимир Путин аңа каршы халыкларны беренче һәм икенче сортларга бүлү ярамаганын әйтте. Шовинистлык дәүләткә нигез салган халык тарафыннан чыкса, аеруча куркыныч. Урыс шовинистлыгы Русия сәясәтчеләре тарафыннан даими тикшерелеп тора. Владимир Путин да 2007 елда Тверь өлкәсенең Завидово шәһәрендә яшьләр белән очрашуында шовинизмга юл куелырга тиеш түгеллеген белдергән иде. Конституциягә урыс халкының башкалардан өстенрәк булуын кертүне сораган режиссерга – шовинистлык тарафдарына Салават Юлаев турында фильм төшерүне тәкъдим итү мөмкин түгел”.

Әлеге документта тарихка да мөрәҗәгать иткән юллар бар. Анда XVI гасырның икенче яртысында башкортларның үз теләкләре белән Русиягә кушылулары, патша грамоталарында биләмәләренә, дин тотуга хокуклары гарантияләнгән булуы, ләкин тора-бара хокукларның бозылуы әйтелә.

“Озакламый килешүләрне боза башлыйлар. Җирләр талана, башкортлар урыс крепостнойлары белән бергә заводларда эшләргә мәҗбүр ителә, атларын тартып алалар, башкортлар өчен махсус ясак кертелә. Екатерина II керткән бу тәртипләр башкортлар арасында ризасызлык тудыра, инкыйлаб башлана. Аның белән Салават Юлаев җитәкчелек итә. Аны кулга алып, башкорт авыллары саен чыбыркы белән суктырып йөртәләр, колакларын, танавын кисәләр, маңгаена келәймә сугып, әтисе белән гомерлеккә сөргенгә озаталар. Салават Балтыйк буендагы Рогервикта яшь килеш үлеп кала.

Салават Юлаев – Екатерина IIнең сәяси көндәше. Урыс шовинистлыгы шул Екатерина II сәясәтенең дәвамы. Екатерина II сәясәтен дәвам итүче Салават Юлаев турында нинди фильм төшерә ала?”

Мөрәҗәгатьтә коммунист режиссердан фильм төшертү Салават Юлаевның тарихтагы урынын киметү өчен эшләнә дип бәяләгән. Документта дөньякүләм билгеле башкорт спортчысы Хәбир Сөләймановның “БашГизХан” дигән китап нәшер итүен, аның нигезендә Салават Юлаев турында фильм төшерү тәкъдиме белән чыгуы искә төшерелә. Владимир Бортконың башкорт тарихын һәм мәдәниятен пропагандалауда өлеше булмавы ассызыклана. Мөрәҗәгать урыс булмаган милләтләрнең хокукын кыерсыткан Владимир Бортконы Салават Юлаев турында фильм төшерүенә юл куймауны таләп иткән юллар белән тәмамлана.

Документны өч оешма: "Башкорт аксакаллары шурасы", "Күк бүре" һәм "Башкорт” иҗтимагый берлеге имзалаган. Ул 1 июнь кабул ителгән, 2 июнь республика җитәкчесе хакимиятенә тапшырылган.

Өстәмә

Русия думасында коммунистлар фракциясе вәкиле Владимир Бортко узган ел дума мөнбәреннән Сталинга мәдхия укып ясаган кайнар чыгышы белән дә танылган иде.

XS
SM
MD
LG