Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актүбәдә террор һөҗүмнәрнең иң куркыныч "кызыл" дәрәҗәсе игълан ителде


Актүбәдә һөҗүм
Актүбәдә һөҗүм

Якшәмбе Актүбә шәһәрендә берничә дистә кеше ике корал кибетен талады, аннан соң автобусны кулга төшереп хәрби бүлеккә һөҗүм итәргә маташты.

5 июнь корал кибетенә һәм хәрби бүлеккә һөҗүм булган Казакъстанның Актүбә шәһәрендә террорның иң куркыныч "кызыл" дәрәҗәсе игълан ителде. Шәһәрдәге телеканаллар һәм SMS аша халыкны өйләреннән чыкмаска чакыралар. Җәмәгать транспорты аз йөри башлаган.

Якшәмбе Актүбә шәһәрендә берничә дистә кеше ике корал кибетен талады, аннан соң автобусны кулга төшереп хәрби бүлеккә һөҗүм итәргә маташты. Һөҗүм кире кайтарылды, әмма һөҗүм итүчеләрнең бер өлеше качып киткән. Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, качып китүчеләр 27 кеше булган.

Актүбәдә атышларда 17 кеше һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы белдерә. Һәлак булганнарның унбере кораллы һөҗүмдә катнашучылар булырга мөмкин, өч хәрби, корал кибете сатучысы һәм сатып алучы. 22 кеше яраланган.

Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Алмас Садубаев сүзләренчә, һөҗүм итүчеләр традицион булмаган диннең радикал юнәлешендәгеләр дип фаразлана.

Казакъстанның иминлек комитеты бу хәлне дәүләт түнтәрелеше омтылышы кире кагылды, аның башында билгеле эшмәкәр "Шымкентпиво" ширкәте җитәкчесе Тохтар Тулешов тора дип белдерде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Комитет үзләрендә Тулешовның "киренкелек учаклары булдырып, протест чаралары һәм күп кеше катнашында тәртипсезлекләр оештырып илдә тотрыксызлык тудырырга һәм "альтернатив хөкүмәт" оештырырга теләве турында планы барлыгын белдерә. Тулешов гыйнвар ахырыннан бирле сак астында. Ул наркотиклар саклауда һәм җинаятьчел төркем оештыруда гаепләнә.

XS
SM
MD
LG