Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: Русияләр илдә цензура барлыгын тойган


Русиядә фикер белдерүчеләрнең күпчелеге илдә хакимиятләрне тәнкыйтьләгән һәм цензура булмаган телеканал кирәк дип саный.

Русияләрнең өчтән бере генә илдәге сүз ирегенә берни дә янамый, хакимиятләр мәгълүмат чараларының эшчәнлеген кысмый дип саный. Әмма күпчелек телевизор аша гына яңалыклар белән танышуны хуп күрә, аңа альтернатива эзләми. Левада үзәгенең май аенда үткәргән тикшеренүләре әнә шуны күрсәтә.

2000 елда сүз ирегенә куркыныч юк дип санаучылар илдә 58% булган. Владимир Путин 16 ел буе җитәкчелектә утырганда оптимистлар саны кимегән һәм өчтән бергә калган. Социологлар белдерүенчә, 16 ел дәвамында булган халык фикерен сораштырулар арасыннан бу соңгысы иң түбәне.

Фикер белдергәннәрнең күпчелеге Русия телеканалларында цензура булырга мөмкин дип белдерә. 16% цензураның булуына тулысынча ышана, 42% бар дип уйлый.

Фикер белдергәннәрнең күпчелеге илдә хакимиятләрне тәнкыйтьләгән һәм цензура булмаган телеканал кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG