Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Русиядәге топ-менеджерлар хакимиятләрнең шәхси бизнеска ярдәм итмәвен, эшләрен оештырганда күп каршылыклар тууын белдерә.

Русиядәге топ-менеджерларның алтыдан бергә якыны якындагы ике ел эчендә башка илгә күчәргә тели, гомумән алганда топ-менеджерларның 42%ы китү ягын карый.

"Агентство Контакт" ширкәте 2016 елның май аенда 467 топ-менеджердан сораштыру үткәргән, дип яза РБК.

"Агентство Контакт"ның бизнес үсеше директоры Анастасия Стасева сүзләренчә, беренчедән, күпләр үз бизнесларын югары технологияле һәм инновация тармакларында корасы килә, алар Русиядә күп каршылыклар барлыгын һәм хакимиятләрнең шәхси бизнеска ярдәм итмәвен белдерә. Аннан да кала, АКШта һәм Европада инвесторлар табу да күпкә җиңел. Русиядә "акча кертеп тормыйм - барып чыкмаска мөмкин" дигән караш таралган, ди Стасева.

Тормыш шартлары да топ-менеджерларны читкә китү уена этәргән. Стасева сүзләренчә, нәкъ топ-менеджерлар күченү карары кабул итү, эш табу, үз бизнесын башлау сәләтенә ия.

XS
SM
MD
LG