Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда корал кибетләрендә өстәмә саклык чаралары күрелгән


Казакъстанда корал сатучы кибетләрдә өстәмә саклык чаралары күрелгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

Якшәмбе көнне булган һөҗүмне оештыруда шикләнелгән 8 кешене эзлиләр. Узган төндә махсус операция вакытында полиция 13 шикле кешене атып үтергән.

Узган төндә полиция уздырган махсус чарада якшәмбе булган кораллы һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелгән 13 кеше атып үтерелде , 8 кеше кулга алынды. 27 кеше качкан, дип хәбәр ителгән иде. Бу хакта Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат вәкиле Алмас Садубаев хәбәр итте. 25-31 яшьләрдәге тагын сигез кешене эзлиләр.

Министрлык вәкиле һөҗүм итүчеләр "традицион булмаган диннең радикал юнәлешен тотучылар" дигән фаразын белдерде. Казакъстанны азат итү армиясе" Актүбә һөҗүмнәре өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын һәм моның "Казакъстанның демократик көрәше өчен беренче адым" булуын белдерде.

Махсус хезмәтләр илдә фетнәне туктатуларын хәбәр итте. Дәүләт иминлеге комитеты белдерүенә караганда, фетнәне билгеле эшкуар "Шымкентпиво" ширкәте башлыгы Тохтар Тулешов җитәкләгән.

XS
SM
MD
LG