Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Казан егете 54 килога ябыгып Русия каналында җиңү яулады


Июнь башында Казанда яшәүче татар егете Тимур Бикбулатовның СТС каналының “Үлчәнгән кешеләр” проектында җиңүе билгеле булды. Ул анда дүрт ай эчендә 148 килодан 94 килога ябыгып, җиңүгә ирешә. Без әлеге телешоу җиңүчесе Тимур белән күрештек.

Күптән түгел русиякүләм СТС каналында “Үлчәнгән кешеләр” (“Взвешенные люди”) проектының соңгы чыгарылыш җиңүчеләре күрсәтелде. Тимур Бикбулатов анда 148 кило авырлык белән килгән булган. Аннан ул ябыгып, финалда беренче урын яулап, ике миллион ярым акча сетификатына ия була. Аның белән Казанның фитнес-залларның берсендә очраштык. “Көн саен ике тапкыр шөгыльләнергә тырышам, әмма соңгы арада интервьюлар, төрле очрашулар сәбәпле алай еш булмый шул”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә әңгәмә башында.

–​ Әлеге проект турында кайдан ишеттегез?

– Тапшыруга эләгүем кызык кына килеп чыкты: якын дустымда кунакта утырган чакта телевизордан әлеге проектның беренче сезоны бара иде. Шунда дустым: “Монда барып кайтсаң, сиңа да начар булмас иде”, ди. Ахырдан ачыкланганча, ул бу тапшыру турында бөтен мәгълүматны җыеп, яңалыклары белән танышып барган. Казанда үтүче кастингка да ул барырга этәрде. Шулай итеп, мин беренче этапны узып, проектка килеп эләктем.

–​ Проекттан соң тормышыгыз ничек үзгәрде?

– Элеккеге фотоларыма карыйм да,“Бу ямьсез һәм симез кеше минме соң?”, дип гаҗәпләнәм. Физик сәламәтлегемнән, тышкы кыяфәтемнән тыш, минем рухи тормышым үзгәрде. Дус-туганнар, әйләнә тирәмдәге кешеләр миңа хәзер бөтенләй башка карашта. Элеккеге эшемә дә кире кайтырга җыенмыйм ( Тимур төзүче булып эшләгән ), тормышымны спортка багышларга исәп, теләгем – проектта туплаган бар тәҗрибәмне башкалар белән дә уртаклашу.

–​ Проект дәвамында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

– Гомумән, әлеге 16 атна минем тормышымда тирән бер эз булып калачак. Тапшыру артык авырлыктан котылырга булышудан тыш, характер тәрбияләргә дә ярдәм итә. Минем өчен иң авыры – ул гаиләм белән аерылышу булгандыр. Проектта безнең гаилә белән элемтә өзелгән иде, әйләнә-тирәдә барган хәлләр белән дә танышырга мөмкинлек булмады. Проект мохитеннән тышкы якка чыгу тыелды. Шул йорттан автобуслар белән тренировкаларга алып барып, кире шунда кайтарып куя иделәр. Гаиләм янында булмавым өйдәгеләр өчен дә берникадәр авырлык тудырды.

–​ Әңгәмә барышында сез русча сөйләшәсез, үзегезне татар дип саныйсызмы? Татарлык хисе сездә ни дәрәҗәдә сакланган?

– Әтием – татар, әнием – төньяк кызы. Тирә-ягымдагы кешеләр татарча сөйләшсә, аларны аңлыйм, ләкин үзем сөйләшмим. Мин барыбер татар телемне үз туган телем дип саныйм. Кешеләр хайваннардан ни белән аерыла соң? Безнең әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребез бар һәм без аларны сакларга тиеш. Кайчакта хайваннар әлеге бурычны күбрәк үти ахры дип уйлап куясың. Әгәр милләттәшләр үз телләрен бөтенләй онытсалар, бозсалар, мин моны бөтен дөньядагы татарлар өчен коточкыч хәл дип саныячакмын. Аңа кадәр җитмәскә иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG