Accessibility links

Русиядә табыш китермәгән ирекле икътисади бүлгеләр ябылачак


Алабуга бүлгесендә FIAT машиналары җитештерелә
Алабуга бүлгесендә FIAT машиналары җитештерелә

Русия президенты Владимир Путин Русиядәге 10 ирекле икътисади зонаны ябарга кушты.

Табыш китермәгән 10 ирекле икътисади бүлге (зона) ябылып, калганнарын төбәкләр контроленә күчәчәк. Моны Русия президенты Владимир Путин июнь ахырына кадәр эшләргә кушты, дип яза "Коммерсант".

2006 елдан бирле 33 икътисади бүлгегә 186 миллиард сум тотылган, ә алар 40 миллиард сум салым түләнгән. Бер эш урынын булдыру бюджетка 10 миллион сумга төшкән. Бу Русиядә 25 ел бер кешегә уртача хезмәт хакын түләргә җитәр иде, дип исәпләп чыгарган президентның контроль идарәсе башлыгы Константин Чуйченко.

Ирекле икътисади бүлгеләрне үстерү белән бәйле акча урлауның биш җинаять эше ачылган. Бүлгеләрне тикшерү 2015 елның ноябрендә "Бөтенрусия халык фронты" активистларының президентка шикаятеннән соң башланган иде.

Махсус икътисади бүлгеләр 2005 елның июленнән ачыла башлады. 2016 елның 1 гыйнварына 30 төбәктә 33 махсус икътисади бүлге бар иде. Салым ташламалары белән эшләгән бүлгеләргә 2006-2105 елларда 400дән артык инвестор килгән.

XS
SM
MD
LG