Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Швейцария Сабануена кунаклар төрле илләрдән җыелды


Узган атна ахырында Женевада үткән татар-башкорт Сабантуена кунаклар Швейцария, Италия, Франция, Германия, Британия, Швеция һәм хәтта Чили, Көньяк Кореядан да килде. Берничә йөз кеше җыелган бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар өчен спорт ярышлары оештырылды, татар һәм башкорт җырлары, инструменталь музыка яңгырады. Милли сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр сату, аш-су күргәзмә-ярминкәсе дә бәйрәмгә ямь бирде.

XS
SM
MD
LG