Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкиле: Русия Сүриягә һуманитар ярдәм кертүдә хезмәттәшлек итми


АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер
АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер сүзләренчә, Русия һавадан ярдәм ташлый ала, чөнки Асадның беректәшенә очышларны тыюы икеле.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер Русия Сүриянең хөкүмәт көчләре камап алган җирләрдә яшәүчеләргә һавадан һуманитар ярдәм кертү өчен "бернинди дә сизелерлек адым" ясаганы юк дип белдерде. Тонер фикеренчә, Русия камалыштагы кешеләргә үзе дә ярдәмне һавадан ташлый алыр иде, әмма теләк белдерми.

"Без, йомшак итеп әйткәндә, Русиянең һуманитар ярдәм кертү өчен булышмавына күңелебез кайтты... Русиянең, чыннан да, Сүрия хөкүмәтеннән алган рөхсәт нигезендә очыш киңлекләре бар", диде Тонер атналык брифинг вакытында.

Дәүләт департаменты вәкиле сүзләренчә, Русия һавадан ярдәм ташлый ала, чөнки Асадның беректәшенә очышларны тыюы икеле.

Элегрәк Сүрия президенты Бәшәр Асад һәм аның беректәше Русия мөмкинлек бирүгә карамастан БМОның азык-төлек програмы нигезендә Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре камап алган шәһәрләргә ярдәм кертү мөмкин булмады.

Русия Сүриядә зыян күргәннәргә һәрвакыт ярдәм итеп торабыз дип белдерә. 9 июньдә ТАСС Русия хәрбиләре Һама вилаяте Акраб авылындагы 400 качакка алты тонна һуманиатр ярдәм китерде, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG