Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Рамазан аенда Израил дистәләрчә мең фәләстингә илгә керүне тыйды


Израил хәрбиләре Ятта авылына керештә. 9 июнь 2016

Израил хәрбиләре Ятта авылына керештә. 9 июнь 2016

Тель-Авивта дүрт кешенең үлеменә китергән һөҗүмнән соң Израил дистәләрчә мең фәләстингә илгә керүне тыйды.

Пәнҗешәмбе Израил мөселманнарның изге Рамазан ае барганда 83 мең фәләстингә илгә керү мөмкинлеген тыйды. Бу карар Тель-Авивта дүрт кешенең үлеменә китергән фәләстиннәр һөҗүменән соң кабул ителде.

Израил саклану министрлыгы карарында Газзә сызыгындагы һәм Үрдүн елгасының Көнбатыш ярындагы фәләстиннәргә туганнары янына бару мөмкинлеге биргән рөхсәтнең тыелуы турында әйтелә. Аннан да кала, һөҗүм итүчеләрнең 204 туганына эшкә бару мөмкинлеге биргән рөхсәтнең дә тыелганлыгы күрсәтелә. Фәләстиннәргә Ятта авылына керү һәм чыгу да тыелган.

Чәршәмбе ике фәләстинле Тель-Авив үзәгендәге базарда ут ачты, 4 кеше һәлак булды, 16 яраланды. Полиция белдерүенчә, алар Үрдүннең Көнбатыш яры Һеврон шәһәре янындагы Ятта авылыннан килгән булган.

ХАМАС радикал ислам төркеме һөҗүмне хуплады, ә әлегә кадәр җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG