Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елның беренче чирегендә "Татнефть" кереме өчтән бергә кимегән


"Татнефть"нең кереме узган елның беренче чиреге белән чагыштырганда 34%ка кимегән.

"Татнефть" 2016 елның беренче чирегендә 17,6 млрд сум керем алган. Бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 34%ка ким.

2015 елда "Татнефть"нең чиста кереме 85 млрд сум тәшкил иткән. 2014 ел белән чагыштырганда чиста керем 3,6%ка артыграк булган.

Керем кимүе Русиянең башка ширкәтләрендә дә күренә. 2016 елның беренче чирегендә "Роснефть"нең акционерларга караган өлешенең кереме 14 млрд булган. Бу ширкәт кереме узган елның шул вакыты белән чагыштырганда дүрт тапкыр, 2015 елның соңгы чирегенә караганда 73,6%ка ким.

XS
SM
MD
LG