Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Мәскәүне Европаның бердәмлеген какшатырга маташуда гаепли


Чехия тышкы эшләр министры Любомир Заоралек
Чехия тышкы эшләр министры Любомир Заоралек

Чехия тышкы эшләр министры Любомир Заоралек Русия президентын Европа Берлеген какшатып аның бердәмлеген юк итәргә маташуда гаепләде.

Financial Times газетына интервьюда Заоралек Путинның моңа Европа Берлегендәге барлык үтә уң популистик көчләргә ярдәм итү аша ирешергә маташуын әйтә. Аның сүзләренчә, милләтчелек, Европа берлегендәге скептицизм Путинның Европаны көчсезләндерү стратегиясен ныгыта.

“Русиянең бу тенденцияләрне финанслау ысулларын куллануына шигебез юк. Мәскәү безнең көчсезлегебезне куллана, һәм без аның бу гамәлләренә җавап бирергә тиешбез”, ди Заоралек. Ул үтә уң популизмның бик куркыныч булуын, Европа Берлеге сәясәтен җимерергә мөмкинлеген әйтә һәм “Русиянең күптәнге стратегиясе – бүлгәлә дә хакимлек ит принцибы”, ди.

Чехия тышкы эшләр министры Кремльнең Маҗарстандагы “Йоббик” милләтче фиркасенә һәм Франциядәге “Милли фронт”ка финанс ярдәме күрсәтүен дә әйтә.

XS
SM
MD
LG