Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актүбәдә махсус операциядә террорда шикләнелгән бишәү үтерелгән


5 июнь Актүбәдә бер төркем кораллы кешеләр ике корал кибетен талады һәм Милли гвардиянең хәрби бүлегенә һөҗүм итте. Хакимиятләр һөҗүмне террор гамәле дип бәяләде.

Актүбәдә махсус операция вакытында террорда шикләнелгән биш кешенең үтерелүе турында Казакъстан иминлек комитеты хәбәр итә.

Дүртәү, бирелүдән баш тартып ут ачкач, фатирда атып үтерелгән. Алар белән хезмәттәшлек иткән дип шикләнелгән тагын берәү шәһәрнең башка бистәсендә полиция кизү машинасына ут ачкач үтерелгән.

Махсус хезмәтләрнең ике хезмәткәре яраланган. Гади халык арасыннан һәлак булучылар һәм яраланучылар юк дип белдерелә.

5 июнь Актүбәдә бер төркем кораллы кешеләр ике корал кибетен талады һәм Милли гвардиянең хәрби бүлегенә һөҗүм итте. Хакимиятләр бу хәлне террор гамәле дип бәяләде. Соңгы мәгълүматларга күрә, һөҗүм итүчеләр алты кешене үтергән, 38 кешене яралаган.

Шәһәрдә террорга каршы операция игълан ителде. Аның нәтиҗәсендә Казакъстан эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, һөҗүм итүдә шикләнелгән 13 кеше үтерелгән һәм кимендә сигез кешене эзләү башланган.

XS
SM
MD
LG