Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" бушлай медицинаны кайтарырга таләп итә


Рушания Билгилдиева, "Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе
Рушания Билгилдиева, "Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе

"Гадел Русия" фиркасе Русия хөкүмәте башлыгына "Эшлә йә кит" чарасын дәвам итеп, Конституциянең бушлай медицина турындагы мәтдәсенең үтәлүен таләп итә.

"Гадел Русия" фиркасенең 9 июньдә Русиянең дистәләрчә төбәгендә үткән матбугат очрашуы Татарстанда да үтте. Әмма бу хакта бер генә мәгълүмат чарасы да хәбәр чыгармады.

"Бу безнең өчен бик сәер хәл булды, гадәттә хезмәттәшлек итә торган җирле хәбәрчеләр матбугат очрашуына чакырылса да, редакцияләргә мәгълүматлар җибәрелсә дә, беркая да бер сүз чыкмады" дип хәбәр итте Татарстандагы "Гадел Русия"нең матбугат белән эшләүче вәкиле.

Азатлык "Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева белән элемтәгә кереп, йомылып калган мәгълүмат чарасы эчтәлеге хакында сораулар бирде.

Билгилдиева әйтүенә караганда, чара медицина өлкәсендәге хәлләр, аерым алганда "Бердәм Русия" хакимияте үткәргән оптимальләштерү сәясәте тәнкыйтьләнгән һәм Русия Конституциясендә бушлай медицина турындагы 41нче мәтдә үтәлү таләбе куелган.

"Татарстанда дәүләт акчасына төзелгән республика клиник хастаханәсе, балалар клиник хастахнәсе, медицина клиник диагностика үзәкләре бик заманча, аларда нинди генә җиһазлар юк, анда бер эш урыны өчен бәйге үткәрелә, әмма гадәти район, шәһәр поликлиникаларында болар юк, бездә шундый система туган - бүген сәламәт буласың килә икән - түлә, акчаң булмаса - көт" ди Билгилдиева.

Табибка язылу өчен, бушлай ультратавыш тикшерүен (УЗИ) узу өчен атналар буе, бушлай опперацияләр ясату өчен еллар буы көтәргә туры килергә мөмкин.

"Мине шәһәр думасы депутаты буларак шәһәр поликлиникаларының хәле борчый. Алар Казанда күбесенчә махсус төзелгән хастаханә бинасында түгел, Хрущев чорындагы биш катлы торак йортларның беренче катларында, яки идән асларында урнаша, анда тыгыз, һаман да чиратлар, тиешле белгечләр юк, яки җитешми. Табиблар юк акчага дәүләт клиникасында утырганчы, акчага түләүле кабул итү урыннарына баруны хуп күрә. Кешеләрнең муниципаль клиникага барасы да килми, анда кирәкле хезмәтләрне дә ала алмый, алар түләүле табибка барырга мәҗбүр" ди Билгилдиева.

Шуның белән бергә Билгилдиева бушлай дарулар белән тәэмин итү програмнарына язылу кампаниясен тәнкыйтьләде. Яхшы даруны начар сыйфатлысы белән алмаштыралар."Чит ил дару җитештерүчеләрен монда чакырырга кирәк, даруларын монда чыгарсыннар, эш урыннары да булыр" ди ул.

Җирле мәгълүмат чараларының ни сәбәпле бу чыгышларны бастырырга теләмәве билгесез.

Белешмә

Русия президенты Владимир Путинның 2018 елга илдәге даруларның 90% илдә җитештерелергә тиеш дигән сүзләрен агентлыклар китерде. Элегрәк хакимиятләр чит илдән дарулар һәм җиһазлар алуны туктату тәкъдимен керткән иде.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми интернет сәхифәсендә басылган һәм 2016 ел йомгакларына багышланган еллык хисабында район клинкаларында, дәвалау урыннарында белгечләрнең җитмәве турында бер сүз дә юк.

Jaluytes.ru һәм доступнаямедицина.рф сайтларында Татарстаннан шикаять биргәннәрнең күбесе теге яки бу белгечнең район клиникасында булмавы, балалар бакчасы өчен белешмә ала алмавы, тире авырулары, аллергия белгече, хирургка язылыр өчен атналар буе көтәргә туры килүенә зарлана. Күптән түгел 6 айлык баласын югалтакан Балтач районында яшәүче Гөлшат Биктимерова, район үзәгендә ашыгыч ярдәм машинасының шәһәргә алып барырга бензин булмавы, табипларның дөрес диагноз куймавына зарланган иде.

XS
SM
MD
LG