Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искешәһәрдә кырымтатар, карачай һәм Кавказ халыклары җәмгыятьләре берләшә


Искешәһәрдә очрашуда кырымтатар, төрек, карачай һәм Көньяк Кавказ җәмгыятьләре әләмнәре
Искешәһәрдә очрашуда кырымтатар, төрек, карачай һәм Көньяк Кавказ җәмгыятьләре әләмнәре

Элекке заманнарда һәм хәзер Русия хакимиятеннән күргән зыян Төркиядә кырымтатар, карачай һәм Кавказ халыкларын берләштерә.

Искешәһәрнең Юныс Әмрә институтында “Сөрген һәм миграция” исемле конференция узды. Карачай милләтеннән булган алып баручы Офык Тузман “Русия золымыннан зыян күргән өч милләт вәкилләре берләшеп тарихи очрашуга җыелды” диде.

Көньяк Кавказ халыклары җәмгыяте рәисе патша Русиясе чорыннан алып совет заманнарына кадәр милләтләргә каршы дәүләт сәясәте һәм хокуклары бозылуы турында сөйләде, тарихы һәм мәдәниятын аңлатты. 1850нче елларда патша Русиясенең сәясәтеннән качып Кавказдан йөзләгән мең кеше Төркиягә һәм башка илләргә күчеп киткән, сөргеннең беренче елларында меңләгән кеше үлгән.

Кырымтатарларның сөрген фаҗигасе һәм хәзерге хәле турында Мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай чыгыш ясады. Катнашучылар үз халыкларының фаҗигале тарихы һәм бүгенге хәле турында мәгълүмат таратуда, яшьләргә милли тәрбия бирүдә берләшергә килеште.

Карачайлар сөргенгә 1943 елның ноябрендә, калмыклар 1943 елның 28-29 декабрендә, чеченнар һәм ингушлар 1944 елның 23 февралендә, балкарлар 1944 елның 8 мартында, кырымтатарлар 1944 елның 18 маенда куыла. Юлда һәм беренче елларда халыкның өчтән бер өлеше һәлак була. 1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күпчелек кире ватаннарына кайта алмады, кайтсалар да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады.

XS
SM
MD
LG