Чаллының 39нчы кварталы дигән бистәсендә Кол Шәриф мәчете бар. Казандагы Кол Шәрифтән аермалы буларак, Чаллы гыйбадәт йортының мәйданы 25м2 һәм анда 10 кеше сыя.
Мәчет төзелешен быел 90 яшен тутырган Мисбах Гыймалетдинов җитәкләгән. Ул 1552 елда Явыз Иван гаскәрләреннән Казанны саклап шәһит киткән мөселманнар, шулай ук узган гасырның сугышлары - Чечня һәм Әфганстанда һәлак булганнарның истәлегенә атап салынган.
Чаллыдагы Кол Шәриф мәчете дөньядагы иң кечкенә мөселман гыйбадәт йорты булырга мөмкин.