Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Кырымны оккупацияләгән Русия хәрбиләренә һәйкәл ачылды


11 июньдә Акмәчеттә 2014 елгы "Урыс язында" Кырымны оккупацияләүдә катнашкан Русия хәрбиләренә бронзадан һәйкәл ачылды.

Ул чакта Кырым парламентын һәм бар ярымутрауны басып алган, яшел хәрби киемдәге һәм нык коралланган, үзләренең Русиядән булуын яшергән ул хәрбиләр "яшел кешеләр" яки "ягымлы кешеләр" дип аталган иде.

Кырымның Мәскәүдән куелган хакимият башлыгы Сергей Аксенев "ягымлы кешеләр" брендын алга таба да үстерергә вәгъдә итте.

Баштан аяк коралланган хәрбине, чәчәк тоткан кызны һәм аның аягы янындагы песине сынландыручы һәйкәл авторы - Русия рәссамы Салават Щербаков.

XS
SM
MD
LG