Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

Марсельдә җанатарлар арасындагы бәрелешләрдә 31 кеше каты яраланды


Марсельдәге бәрелешләр

Марсельдәге бәрелешләр

Марсель шәһәрендә Европа футбол беренчелегендә Англия һәм Русия арасында узачак уен алдыннан ике ил җанатарлары арасында өч көн дәвам иткән бәрелешләрдә 30дан артык кеше хастаханәгә салынды.

Франциянең Марсель шәһәрендә Европа футбол беренчелегендә Англия һәм Русия җыелма такымнары арасында узачак уен алдыннан ике илнең футбол җанатарлары арасында өч көн дәвам иткән бәрелешләрдә 30дан артык кеше хастаханәгә салынды. Яраланган 50 яшьлек бер инглиз үлем хәлендә.

Берничә кеше кулга алынды. Полиция күз яше газы кулланды.

Марсельгә 70 мең инглиз һәм 20 мең русияле җанатар килгән.

Җанатарлар арасындагы бәрелешләр 1:1 исәбе белән тәмамланган уеннан соң стадионда да дәвам итте. Русия җанатарлары инглизләр бүлегенә үтеп керергә маташты.

XS
SM
MD
LG