Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:54

Обама: Орландода кешеләрне күпләп үтерү – бөтен американнарга һөҗүм


Һөҗүмдә һәлак булганнарның туганнары тирән кайгыда

Һөҗүмдә һәлак булганнарның туганнары тирән кайгыда

Полиция Орландода клубта һөҗүм иткән ир-атның "Ислам дәүләте" төркеме белән турыдан-туры бәйләнеше булуга әлегә дәлилләр юк дип кисәтә.

АКШ президенты Барак Обама Флорида штатының Орландо шәһәрендәге гей-клубта 50 кешене үтерүне "террор гамәле" һәм "күрәалмаучылык гамәле" дип атады. Обама сүзләренчә, Америкадагы кайсы расадан, милләттән, диннән һәм җенси ориентациядән булмасын һәр ватандашка һөҗүм бөтен американнарга һөҗүм санала.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Орландодагы гей-клубта һөҗүмдә 50 кеше һәлак булды, 53 кеше яраланды. Яраланганнар хастаханәгә салынган.

Полиция җинаятьче мылтык һәм пистолет белән коралланган иде дип белдерә.

Ир-ат төнге икеләр тирәсендә башта клубта ата башлаган, анна соң тышка чыгып ашыгыч рәвештә чакырылган тугыз полиция хезмәткәре белән атышкан һәм кире клубка кереп утызлап кешене тотык итеп алган. Барлык тотыклар да азат ителгән, һөҗүм итүче үтерелгән.

Җинаятьченең исеме Омар Седик Матин, аңа 29 яшь дип белдерелә. Ул үзен "Ислам дәүләте" оешмасы тарафдары дип таныткан дигән хәбәрләр дә бар, әмма полиция "Ислам дәүләте" төркеме белән турыдан-туры бәйләнеше булуга әлегә дәлилләр юк дип кисәтә.

Корбаннар саны ягыннан бу һөҗүм АКШта утлы корал белән булганнарының иң зурысы. 2007 елда Virginia Tech университеты корылмаларында 32 кеше, Коннектикутның Sandy Hook мәктәбендә 27 кеше үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG