Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заур Смирнов: "Кырымтатарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте төзелә"


Заур Смирнов
Заур Смирнов

Мәскәү контролендәге Кырым хакимиятендә кырымтатарларның милли-мәдәни мохтарияте төзелү турында белдерелде. Май башында кырымтатар активистлары аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларның милли-мәдәни мохтариятен төзүгә каршылык белдерде.

Кырымның Русия контролендәге хөкүмәтендә милләтара мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Заур Смирнов Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче кырымтатарлар федераль милли-мәдәни мохтарият төзергә җыена дигән белдерү белән чыкты. Бу хакта Смирнов "РИА.Новости"га белдергән.

Аның сүзләренчә, Кырымда кырымтатарларның мохтарияте эшләп килә, аның башында Эйваз Умеров тора. Хәзер Русия төбәкләрендә мохтариятләр төзү эше башланган.

"Хәзер Петербурда, Әстерхан өлкәсендә һәм Мәскәүдә төбәк мохтариятләрен оештыру эшләре бара. Аннан соң кырымтатарларның федераль мохтарият төзергә хокуклары булачак", ди Смирнов. Аның сүзләренчә, федераль атвономия җитәкчесе Русия президенты каршындагы милләтара мәсьәләләр шурасында тәкъдим ителәчәк. Смирнов кырымтатарлар Краснодар, Мәскәү өлкәләрендә һәм Мәскәүдә, Татарстанда, Дагыстанда һәм Чечняда яши дип тә әйтә.

Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелеге әлегә Смирновның бу сүзләренә карата фикер белдермәде.

Май башында кырымтатар активистлары Русия президенты Владимир Путинга, премьер-министр Дмитрий Медведевка, җитәкчелектәге башка рәсмиләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларның милли-мәдәни мохтариятен төзүгә каршылык белдерелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG