Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОда Польша һәм Балтыйк буена гаскәр китерү турында сөйләшүләр бара


НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг
НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг

НАТО саклану министрлары 14 июнь Брюссельдә Польша һәм Балтыйк буе дәүләтләренә 4 меңләп хәрби китерү турында сөйләшәчәк.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг 14 июнь Брюссельдә үтәчәк очрашуда Польша һәм Балтыйк буе дәүләтләренә дүрт батальон гаскәр китерү турында килешүгә ирешелер, дип фаразлый. НАТО моны "бу дәүләтләрнең саклану көчен ныгыту" өчен эшли, диде җитәкче.

Дүрт меңләп хәрби чикле мөддәткә килеп алмашынып торачак. Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украинаның көнчыгышында сугыш башлавыннан соң 28 ил кергән НАТО үзенең көнчыгыштагы әгъзалары - Эстония, Латвия, Литва һәм Польшаның иминлеген кайгырта. Бу дәүләтләргә кайсы илләрдән хәрбиләр җибәреләчәге июль аенда Варшауда үтәчәк НАТО саммитында игълан ителәчәк. АКШ, Британия һәм Германия дүрт батальонның өчесенә гаскәр бирергә ризалыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG