Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президентлыгына намзәт булачак Трамп мәчетләрне тикшерергә чакырды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Орландо шәһәрендә булган террор һөҗүменнән соң Дональд Трамп мәчетләрдә тентүләр ясарга чакырды.

АКШ президентлыгына республикан намзәте булыр дип фаразланган Дональд Трамп илдәге барлык мәчетләр һәм ислам үзәкләрендә тикшерүләр уздырырга чакырды. Трамп фикеренчә, тентүләр нәтиҗәсендә ихтимал террорчылар табылырга мөмкин. Бу хакта сайлау алды ярышында республиканнардан җиңүче саналган Трамп Орландода 50 кешенең үлеменә китергән террор һөҗүменнән соң CNN каналына әйтте.

Мөселман илләреннән килгән мигрантларга каршы булган Трамп АКШ мөселманнарын "террорчы була алган, кулына корал тотып гаепсез кешеләрне үтерергә чыгып китәчәк кешеләрне" белүдә, әмма алар турында хәбәр итмәүдә гаепләде.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Орландодагы гей-клубта һөҗүмдә 50 кеше һәлак булды, 53 кеше яраланды. Яраланганнар хастаханәгә салынган.

АКШ президенты Барак Обама Флорида штатының Орландо шәһәрендәге гей-клубта 50 кешене үтерүне "террор гамәле" һәм "күрәалмаучылык гамәле" дип атады. Обама сүзләренчә, Американың һәр ватандашына һөҗүм бөтен американнарга һөҗүм санала.

XS
SM
MD
LG