Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Истә калганнар" сәяхәтнамәсе Тукайны өйрәнергә яңа мөмкинлекләр ачты


"Истә калганнар" сәяхәтнамәсе
"Истә калганнар" сәяхәтнамәсе

Төрки халыклары күңеленнән Тукайны эзләп сәфәргә чыккан "Тукай фонды" президенты Риман Гыйлемханов, журналистлар Гөлназ Галимҗанова, Рамилә Газизуллина, Албина Газизуллина язган "Истә калганнар" сәяхәтнамәсен зур кысыксыну белән укып чыктым.

Инде дөньяның ерак читләренә таралган татар язмышы, тарихы турында язмалар аз түгел. Аларның барысында да безнең милләт кешеләренең мәгърифәткә, динебезгә, телебезгә, тугрылыклы булып калыр өчен башкарган олы хезмәтләре турында языла. Шуларны ничәшәр гасыр буынга тапшыра алулары сокландыра.

Хәтта татар милләтеннән булмаганнар да татар тарихын ачыклауга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Авторлар, мәсәлән, Кытайның Чүгүчәк шәһәрендә яшәп татарны кайгырткан уйгыр галиме Таир Ташбаев белән очрашып кызыклы мәгълүмат алганнар. Мондый талантлы, зур шәхесләр белән очрашулар, аларның һәрберсенең язмышы, татар тормышында урыны турында кызыклы язмалар бик күп бу китапта.

Минем шулай да бу язмаларның тагын да зур кыйммәте булган икенче ягына да игътибарны юнәлтәсем килә. Бу юнәлеш китапны "күзне ачыбрак" укырга, "җиргә төшеп", тирәнрәк итеп уйларга этәрә.

Дөрес, профессиональ журналист язмалары күзәтүләргә бай, мавыктыргыч, укыганда шул дөньяга сиздермичә дә алып кереп китә. Табигать күренешләре дисеңме, кешеләргә портрет-характеристика, гореф-гадәтләрне тасвирлаган урыннар, бик күп рәсемнәр белән баетылган.

Экзотика да еш очрый. Кытайда, Алатау итәгендә аерым бер дәүләт булып, табигать кочагында һаман да "җир, тау, дала кешесе" булып казакълар яши. Андагы Җанбәк бабай даладан башка тормышны күз алдына да китерә алмый.

Һәр аерым язманың башына Тукай шигырьләреннән эпиграф куелган. Тукай карашлары белән һәр язманың эчтәлеге чагыштырылып барылган кебек.

Минемчә, бездә еш кына ишетергә туры килгән "нәрсәгә кирәк Тукайны идеаллаштыру, аннан идол ясау?" дигән сорауга туры җавап бу. "Без инде барысын да беләбез, Тукай үзебезнеке, шул җиткән", дип, бөтен җирдә "йомры" җөмләләр белән чыгыш ясап, бер адым да алга атлау турында кайгыртмыйча, ышыкта гына калып дан аласы килүчеләр өчен уйланырлык итеп бирелгән. Әнә, нинди шартларда, хәтта башка телләр аркылы да, Тукай иҗатын бөртекләп өйрәнү, эзләнү дәвам итә икән бит.

Ул гына да түгел, шагыйрьнең шигырь юлларын, хәдисләр буенча яшәгән кебек, һәр гаилә бала тәрбиясендә нигез итеп ала. Мәсәлән, Кытайда 16 ел табиб булып эшләгән Ришат Муллашев сәүдә белән шөгыльләнергә ниятли. Яңа эш башлар алдыннан әтисеннән хәер-фатыйха сораганда, әтисе аның хезмәтен хуплап: "Татар өчен эшлә улым. Татарга хезмәт ит", дип әйтә.



Тукайның сәяси карашларын да милләт язмышының бүгенге көне белән бәйләп карый беләләр алар. Кыскасы, Тукай монда сүздә, идеалда гына түгел, бәлки, һәр өйдә, һәр татар күңелендә, өметендә яши. Рәхмәт авторларга, бу фикерне аңлатып биргән өчен.

Китап документаль түгел, әмма Тукай иҗатын, тормышын алга таба өйрәнү өчен кайларда нинди мөмкинлекләр булуы күрсәтелгән. Сәяхәтнамә мавыктыргыч итеп язылган, җиңел укыла, моңарчы билгеле булмаган мәгълүмат бирә.

Әнисә Габдрахманова, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG