Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия армиясен кисәтмичә тикшерергә боерды


Владимир Путин (алда) һәм Сергей Шойгу
Владимир Путин (алда) һәм Сергей Шойгу

Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, тикшерүләр "хәрби әзерлекне һәм мобилизациягә әзер булуны" ачыклау өчен әһәмияткә ия.

Русия президенты Владимир Путин илдәге армияне планнан тыш тикшерергә кушты. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, бу тикшерүләр "хәрби әзерлекне һәм мобилизациягә әзер булуны" ачыклау өчен әһәмияткә ия. Тикшерү 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

2014-15 елда Русиядә планнан тыш тикшерүләр һәм күнегүләр үтте. 2015 елның сентябрендә үткән "Үзәк-2015" ("Центр-2015") күнегүләрендә 100 меңгә якын хәрби, җиде мең хәрби техника, 170 очкыч һәм 20 кораб катнашты. Бу күнегүләр Үзәк, Көньяк һәм Көнбатыш хәрби бүлгеләрдә үтте. Украина хакимияте күнегүдән соң чик буенда Русия гаскәрләренең артуын, Донбасстагы вазгыятьнең кискенләшүен белдерде. Көнбатыш илләр Русиядә хәрби күнегүләрнең еш үткәрелүенә борчылу белдерде.

XS
SM
MD
LG