Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммерсант: Русиядә авыртуны баса торган дару бетә


Мезатон исемле матдә элек Украинадан сатып алынган. Франциядән алу бәясе 10 тапкыр кыйбатрак.

Русия хастаханәләрендә реанимация һәм анестезия өчен кирәкле мезатон матдәсенең бетүгә таба баруын хәбәр иттеләр. Бу хакта медицина даирәләрендәге чыганакларга таянып "Коммерсант" язып чыкты.

Авыртуны баса торган бу дару һәр хастаханәдә һәм ашыгыч ярдәм машинасында булырга тиеш. Басма язуына караганда, элеке бу дару Украинадан алынган. Украина бәяне күтәргән. Мезатон Русиядә җитештерелми. Аны Франциядән алу бәясе 10 тапкыр кыйбатрак.

Русиядә 1 миллион кеше авыртуны баса торган наркотиклы даруларны даими куллануга мохтаҗ. 2015 елда авыртуны бетерүне көтеп ала алмыйча 300 мең кеше үлгән иде. Русия хакимиятләре наркотиклы дарулар белән тәэмин итүне 2018 елга тулысынча хәл итәргә җыенуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG