Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда татарны түбәнсетүчегә бер мең сум штраф билгеләнде


Уңда өченче Улвия Сәетмамбетова Кефе мәхкәмәсендә
Уңда өченче Улвия Сәетмамбетова Кефе мәхкәмәсендә

Кефе шәһәр мәхкәмәсе шәфкать туташы Улвия Сәетмамбетованы мыскыл иткән Ирина Бобылевага бер мең сум җәза билгеләде. Татар активистлары ризасызлык белдерә.

Бүген Кырымның Кефе (Феодосия) шәһәр мәхкәмәсе Улвия Сәетмамбетова шикаятен тикшереп аны "татарская морда" кебек сүзләр белән мыскыл иткән Ирина Бобылевага мең сум акчалата җәза билгеләде. Прокуратура бу эшне Административ хокук бозу кодексының 5.61 ("Мыскыл итү") маддәсе нигезендә тикшерде.

Апрель аенда ашыгыч ярдәм машинасы чакырган Ирина Бобылева шәфкать туташы Улвия Сәетмамбетовага мыскыл иткән сүзләр әйткән. Улвия полициягә шикаять иткән.

Кырымтатар активистлары мәхкәмәнең бу карарыны ризасызлык һәм ачу белдерде. Нариман Җәләлов сүзләренә караганда, Улвия Сәетмамбетова эше Җинаять кодексының 282 маддәсе "Нәфрәт һәм дошманлык тудыру, кешене түбәнсетү" нигезендә тикшерелергә тиеш иде. Аның өчен җәза 100 мең сумга кадәр каралган. Кырымда кырымтатарны түбәнсетү мең сум тора, дип язды Җәләлов үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Кырымтатарларны тоткарлаулар, кулга алулар, тоткарлаулар, үтерүләр, мәхкәмәләр, тентүләр туктамый.

XS
SM
MD
LG