Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фольклор халык" җырлый, бии, фикер белдерергә генә курка


Төмәннең "Дуслык" халык җыр ансамбле. Архив фотосы
Төмәннең "Дуслык" халык җыр ансамбле. Архив фотосы

Азатлыкта дөнья күргән язмада "фольклор милләт" төшенчәсе мине яңадан тетрәтте, чөнки үзем бу фразаны күптән әйтеп киләм, минем җан әрнүемә әверелгән нәрсә бу.

Ислам академиясе кирәк, әлбәттә, бу хәбәр халыкка ниндидер өмет бирә, тик кайда ачылуы – башка мәсьәлә, ул хәл ителгән инде, минем бу темага кагыласым килми. Ә менә Чыңгыз Фәхретдиновның татарны "фольклор халык" дип атавы мине яңадан тетрәтте, чөнки мин үзем бу фразаны күптән әйтеп киләм, минем җан әрнүемә әверелгән нәрсә бу.

Ни гаҗәп, татар социализм чорында халык иде әле: аның милли мәктәбе бар иде. Соңгы 16 ел аралыгында, демократик уеннар фольклор дәрәҗәсенә генә төшерелеп калдырылгач, ул чын мәгънәсендә фольклор халыкка әверелеп бара. Милли хәрәкәтнең төп юнәлеше – милли киемнәргә киенеп җырлау, бию – күрегез, безнең халыкның нинди киемнәре булган, нинди җырлары бар, янәсе. Ул да бит һәвәскәрлек дәрәҗәсендә генә. Милли сәнгатьнең үсеше өчен Себердә беркайчан да шартлар тудырылмаган, халык саклаган аны, әйбәт дәрәҗәдә саклап килгән. Тора-бара милли моң да юкка чыгып бара сакланган җырларда да, чөнки аны башкаручылар урыслашалар.

Ике ел элек Төмән "Ак калфак" оешмасы үткәргән бер чарага Миңгол Галиев килгән иде, берочтан мастер-класс үткәрде. Консультация алу өчен бер кыз килде янына, җырлап күрсәтте. Тавышы бар, көчле, әмма Миңгол әфәнде әйтте: "Сезнең тавыш артикуляциягез урыс көйләренә яраклашкан, татар моңы чыкмый сездән, аны бер очрашуда гына үзгәртү мөмкин түгел".

Соңгы 16 ел аралыгында, демократик уеннар фольклор дәрәҗәсенә генә төшерелеп калдырылгач, ул чын мәгънәсендә фольклор халыкка әверелеп бара

Милли мәктәп бетерелде, өлкә үзәгендәге милли китапханә юк ителде, 90нчы елларда зур көч куелып ачылган өлкә мәдәният учреждениесе ябылды, авыл клубларына бернинди методик ярдәм юк, мәгариф һәм мәдәният буенча кадрлар әзерләнми, өлкә мәгариф департаментында һәм төбәк мәгарифен үстерү институтында татар теле буенча бер белгеч калмады, анда күп еллар хезмәт иткән педагогика фәннәре кандидаты - сәнгать белгече Рафаэль Һадиев ярты ставкага калдырылып, аның төп эшенә өстәмә итеп милли мәгариф тә өстәлде, шуңа карата татар җәмәгатьчелеге бер сүз әйтә алмады.

Шушы зур төбәктә мәдрәсә дә юк, Манҗыл тарихи мәчете Ислам мәгърифәти-агарту үзәге дип игълан ителсә дә, ул бу вазифаны үтәүдән ерак тора, семинарлар үткәрү урыны гына булып тора. Милли китап нәшрияты юк, бер энтузиаст булдырганына ярдәм юк. Нәшриятның кирәге дә юк, чөнки чынбарлыкны бозып күрсәткән китапларга акча табучылар, хакимияттән ала белүчеләр бар, калганы кирәк түгел. Иң гаҗәбе – милли-дини комплекслы үсеш програмы юк. Күпсанлы милли-мәдәни оешмаларның һәркайсы үз планы буенча хәрәкәт итә, әмма алай эшләү милли үсешкә этәргеч ясамый.

Милли хәрәкәтнең төп юнәлеше – милли киемнәргә киенеп җырлау, бию – күрегез, безнең халыкның нинди киемнәре булган, нинди җырлары бар, янәсе. Ул да бит һәвәскәрлек дәрәҗәсендә генә

Дөрес, фән кандидатлары күпләп әзерләнде, тик алар башлыча гамәлдән чыгып барган телебезнең йә торгызылып җиткерелмәгән себертатар теленең үзенчәлекләре турында урыс телендә язып чыгудан ары уза алмыйлар. Хәер, Тубыл педагогика академиясендә себертатар телен өйрәнү үзәге дип аталган бер учак ачылды, ул да әлегә аерым авылларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү белән мәшгуль. Себер җирендә татарның татар булып сакланып калуының төп шарты булган әдәби тел белән җирле телнең аерылгысыз бәйләнеше, бердәмлек традицияләре, телне шуның нигезендә сакларга кирәклек турында бер себертатар галименең дә, монда Казаннан килеп йөргән тел галимнәренең дә сүз әйтеп караганнары булмады. Аның өстенә, тел югалып барганлыктан катнаш никахлар йотып бара халыкны.

Шулай итеп, Татарстанның зур ярдәменә карамастан Сабантуйлар, Мәдәният көннәре үткәрелүгә, ел саен Булат Сөләйманов укулары, фольклор фестивальләре үткәрелүгә карамастан, татарларның музей халкына әверелеп баруы тизләшкәннән-тизләшә бара. Халык шуңа битараф дип әйтеп булмый, тик җаннары тынгылык тапмаган аерым кешеләр дә моң-зарларын тыңлый белгәннәргә телефон аша белдерүдән башка берни эшләмиләр, үз фикерләрен матбугаттамы, халык алдындамы әйтергә куркалар. Халык эндәшми булып чыга. Әле ярый бер Азатлык бар фикерләрне кабул итүче, югыйсә, йөрәк чыдамас, шартлар иде. Без китәбез сез каласыз дияргә генә кала..

Бибинур Сабирова, Төмән

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG