Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балаларга борынгы татар исемнәрен ешрак куша башлаганнар


Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева
Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева

Татарсан ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева балаларга борынгы татар исемнәрен кушуның артуын белдерә.

Татарстанда моңа кадәр сирәк кушылган, әмма ата-бабалар яратып атаган исемнәрне әти-әниләр ешрак куша башлаган. Республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева Батулла, Зариф, Йосыф, Зөләйха, Зәйнәп, Латифә, Сәйдә кебек борынгыдан килгән татар исемнәре кушуларын әйтә. Бу хакта ул 14 июнь матбугат очрашуында белдерде.

Кызларга Ада, Айя, Даринә, Иркә, Язгөлем кебек әлегә сирәк очрый торган исемнәр куша башлаганнар. Бу исемлектә бөтенләй диярлек ишетелмәгәннәр дә бар. Алар: Аят, Владлена, Гунай, Дилноза, Луна, Нурана, Севда, Фрух, Шушанна.

Еш куела торган, популяр исемнәр быел да үзгәрми диярлек. Ир балаларны һаман да Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Егор, Максим, Камил, Самир; кызларны Ясминә, София, Әминә, Арина, Ралина, Милана, Виктория, Азалия, Самирә, Алисә дип атарга яраталар, ди ЗАГС вәкиле.

Быел республикада 6938 яңа гаилә теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 13%ка кимрәк икән.

XS
SM
MD
LG