Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:07

Хокук яклаучылар "Бердәм Русия" праймеризларында сайлау кагыйдәләрен бозуның бөтен мөмкинлекләре кулланылды дип белдерә.

"Бердәм Русия" һәм ПАРНАС праймеризлары анда катнашучылар алдында да, сайлаучылар алдында беренчел сайлау идеясенең дәрәҗәсен төшерде. Бу хакта "Голос" сайлаучылар хокукларын яклау хәрәкәтенең чәршәмбе тәкъдим ителгән хисабында әйтелә.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, 35 төбәкнең 22сендә "Голос" "Бердәм Русия" праймеризларын күзәткән. Административ ресурс кулланылган, 20 төбәктә дәүләт хезмәтендәгеләрне, бюджеттагыларны һәм студентларны беренче сайлауга барырга мәҗбүр иткәннәр. Шулай ук хокук яклаучылар сайлаучыларны сатып алу, бюллетеньнәрне күпләп ташлау, килмәгәннәрне килде дип теркәү, күзәтүчеләрне, журналистларны сайлау бүлекләреннән куып чыгару очракларын теркәгән.

ПАРНАС праймеризларында сайлаучылар турында мәгълүматның таралуы – тавыш бирү "өзелде дип әйтергә була" дип бәяләнә. Белгечләр "сайтны вату һәм мәгълүмат таралуда иң беренче чиратта партия җитәкчелеге һәм техник хезмәт җаваплы", дип белдерә.

XS
SM
MD
LG