Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

"Татарстанның читтәге татарларга ярдәм кануны үтәлми"


Татарстан Конституциясендәге 14нче маддәнең үтәлүен таләп итеп Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов 14 июнь Уфада ялгыз пикет уздырды.

Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә шулай диелгән:

Татарстан республикасы Татарстан республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов төп канундагы бу маддәне искә төшереп каршылык чарасы уздырырга булган. Пикетчы Уфадагы Татарстан республикасының даими вәкиллеге бинасы каршында торды. Урамга чыгу сәбәпләрен ул шулай аңлатты:

"Әлеге маддәдә Татарстаннан читтә яшәгән татарларга ярдәм итү каралган. Мин каршылык чарасына Татарстан хөкүмәтенең бу маддәне куллана алмавы сәбәпле чыктым. Башкортстан татарлары ярдәмгә аеруча мохтаҗ."

Вил Латыйпов сүзләренчә, икътисади авыр чорда күрше республикадан ярдәм сорау бик үк матур түгел:

– Шулай да ул канунга кергән икән, эшләргә яки тормышка ашырырлык булмаса, алып ташланырга тиеш. Без – татарлар илдә сан буенча урыслардан кала икенче урында дип мактанырга яратабыз. Совет берлеге заманында Русиядән читкә сибелгән татарларның балалары бүген туган телләрен белми. Бүгенге Русиядә дә Татарстаннан кала бары тик Башкортстанда гына татарлар сакланып кала ала. Чөнки, күрүебезчә, илдә шартлар милләтләрне бетерүгә корылган. Монда бары тик күпләп укмашып яшәүче татарлар гына, әгәр дә милли үзаңнары булса, милләтен сакларга омтылса, Татарстан ягыннан ярдәм алса сакланып калуы ихтимал.

– Татарстан нинди ярдәм күрсәтә ала?

– "Татарстан–Яңа гасыр" телеканалы гына аз. Минемчә, илдәге барлык субъектларда тота алган радиоканаллар, аларның һәр төбәкләрдә үз хәбәрчеләре булырга тиеш. Бу татарларның милли үзаңын саклауга булышлык итү өчен генә кирәк. Шулай ук гомумтатар гәзитен дә булдыру зарур. Дөрес, Татарстандагы кайбер гәзитләр үзләрен гомумтатар басмасы дип атый. Ләкин аларда безнең проблемнар күтәрелми, урыннарда үз хәбәрчеләре юк.

Татар журналистлары берлеге булдыру, аның төбәкләрдә бүлекчәләрен төзү дә яхшы булыр иде. Татар журналистлары дип мин иң башта милли проблемнарны белгән һәм шул юнәлештә ал-ял белми эшләүчеләрне әйтәм.

Башкортстандагы татар мәктәпләрен тел һәм әдәбият китаплары белән тәэмин итү. Чит төбәкләрдә татар мәнфәгате өчен эшләүчеләргә грантлар һәм премияләр биреп, шуның белән стимуллаштыру, кызыксындыру һәм башка эшләр башкарып була дип исәплим.

Һәр ун ел саен Русиядә халык санын алулар үткәрелә. Шулар алдыннан Казанда чыккан брошюралар, милли җырлар яздырылган язмалар тараталар. Ләкин Казан Башкортстан татарларын һәр ун ел саен искә төшерми, даими хәстәрлек күрергә тиеш. Әлбәттә, без үзебез дә кул кушырып ятарга җыенмыйбыз.

Пикетчы һәр айның 14ендә ялгыз пикетлар дәвам итәчәген ышандырды. Аның сүзләренчә, Уфада якын көннәрдә Татарстанның төп канунын Башкортстан татарлары файдасына эшләтү мәсьәләсендә тәкъдимнәр тупланачак. Алдагы пикетка кадәр Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле белән очрашу узачак.

Вил Латыйпов Татарстанның Уфадагы даими вәкиллеге бинасы каршында ялгыз пикетта

Вил Латыйпов Татарстанның Уфадагы даими вәкиллеге бинасы каршында ялгыз пикетта

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG