Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте финанслаган Казан-Франкфурт очышлары башлана


17 июнь Казаннан Франкфуртка "Аэрофлот" һава юллары ширкәтенең беренче очкычы китәчәк. Очышларны Татарстан хөкүмәте финанслый.

"Аэрофлот" һава юллары Татарстан башкаласыннан Европадагы иң зур һава мәйданнарыннан булган Франкфуртка очышлар башлый. Беренче рейс Казаннан 17 июнь көнне китәчәк.

Казан белән Франкфурт арасында Аrbus A320 очып торачак. Рейслар атнага ике мәртәбә, дүшәмбе һәм җомга көннәренә билгеләнгән. Ике ара юл 4 сәгать 10 минут. Казаннан очып китү иртәнге 9.45тә, очкыч Франкфуртта 13.05 тә төшеп утыра. Германиядән очкыч 14.20дә Казанга юнәлә һәм 19.20дә Татарстан башкаласының халыкара һава аланына кайтып төшә.

Франкфурт – дөньяның иң эре финанс үзәкләреннән берсе. Аның һава порты – Европаны Азия, Америка, Африка һәм Австралиянең иң күренекле башкалалары белән тоташтыручы транспорт төене.

Франкфурт белән Казан арасында 1997 елдан бирле Германиянең "Lufthansa" ширкәте очып торды, әмма 2013 елның март азагында ул Татарстан башкаласына очышларын туктатты. Моның сәбәбен алман ягы ягулык бәяләренең, очкычларны карауга киткән чыгымнарның һәм һава аланындагы төрле түләүләрнең артуы белән аңлатты.

“Аэрофлот”ның җәй айларына планлаштырылган Казан-Франкфурт туры очышларына Татарстан хөкүмәте 30 млн сум субсидия бүлеп бирәчәк. Шулай итеп, бу рейс Русиядән чит илгә баручы, субсидияләнә торган беренче туры очыш булачак.

XS
SM
MD
LG