Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан күрше дүрт илгә чикләрне вакытлыча япты


Үзбәкстанның Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан чикләрен ябуының сәбәбе күрсәтелми.

Үзбәкстан чик буе хезмәте белдерүенчә, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан ватандашларына, машиналарга илгә керү тыелган. Чикләрне ябу 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бары тик Ош өлкәсенең Кара-Суй районындагы Барак эксклавында яшәүчеләр генә Кыргызстан-Үзбәкстан чиген үтеп йөри алачак.

Чик буе хезмәте бу хәлнең ни өчен эшләнгәнен аңлатмый. Кыргызстан Үзбәкстанның бу гамәлен 23-24 июньдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасының (ШОС) саммиты Ташкентта үткәнгә иминлек чаралары күрелә дип саный. Әмма Үзбәкстан Эчке эшләр министрлыгы Кыргызстан ягы хәбәрен дөреслеккә туры килми һәм дәлилләнмәгән дип белдерә.

XS
SM
MD
LG