Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай турында яңа фильмга халыктан акча җыю башланды


Тукай фильмына багышланган интернет сәхифә
Тукай фильмына багышланган интернет сәхифә

Indiegogo сайтында Тукай әсәрләре нигезендә фильм төшерү проектына акча җыю башланды. Проект җитәкчесе режиссер Рияз Исхаков дәүләттән акча сораганчы, татар дөньясын җәлеп итеп аны халык проекты итеп тормышка ашырмакчы. Бу башлангыч башкалар өчен үрнәк була ала.

Әлеге проектны Лос Анжелес һәм Уфада үткән тәкъдим итү чаралары турында Азатлык язган иде. Шушы көннәрдә Indiegogo дип аталган зур проектларга күмәкләп акча җыюга багышланган сайтта Тукай фильмы бите ачылды. Әлегә анда 111 доллар акча җыелган. Авторлар читтәге татарларны күз алдына тотып, латин хәрефләре белән Tukay Film дигән сайт та ачып җибәргән. Ул шулай ук татарча кирилл хәрефләре белән, русча һәм инглизчә дә алып барылачак икән.

"Без әле рекламаны да башлап җибәрергә өлгермәгән идек, әзерләнәбез генә" диде Азатлыкка реҗиссер Рияз Исхаков. Аның сүзләренчә, барлыгы 10 миллион сум чамасы акча кирәк булачак. "Бу бик арзан, чөнки Мәскәүдә компьютер графикалы фильмнарны якынча 200 миллионга төшерәләр", ди ул.

Уфада яшәүче режиссер Рияз Исхаков иҗат икән сценарий Габдулла Тукай әкиятләренә, шигырьләренә багышлана. Андагы геройлар Шүрәле һәм Су анасы - пластик грим дигән махсус эффект ярдәмендә күрсәтелә. Борынгы Казанны төшерү өчен Исхаков Мәскәүдә "Мосфильмда" XXнче гасыр башы урамнары декорациясен карап куйган. Казанда Тинчурин театрында да төшерү планы бар.

Режиссер Рияз Исхаков проектларның берсендә
Режиссер Рияз Исхаков проектларның берсендә

"Дөресен әйткәндә, монда сценарий язарга кирәк тә түгел, Тукай үзе шигырьләрендәге күренешләрен ничек күз алдына китергән, барысын да язган", дип сөйли Рияз Исхаков.

Авторлар фильмга акча бирүчеләрне хәйрияче итеп түгел, ә проектның хезмәттәшләре, катнашучылары итеп күз алдына китерергә тәкъдим итә. Аның берничә юлы күрсәтелгән.

$10 бирүчеләр үзенең исем-фамилиясен фильм титрларында һәм проектка багышланган сәхифәдә күрәчәк, махсус сылтама белән интернет-премьерасы вакытында фильмны глобаль челтәрдән берничә көн карый алачак.

$50 бирүчеләр Уфадагы кино төшерүчеләр төркеменнән рәхмәт әйткән махсус тәбрикләмә җибәреләчәк, шулай ук исемнәре ахырда титрда һәм сайтта күрсәтеләчәк, шулай ук аларга фильмны интернеттан карау өчен авторлардан сылтама җибәреләчәк.

$100 бирүчеләр исемнәрен күрсәтү һәм интернеттан караудан тыш, премьерага чакыру, фильмны төшерү барышын веб-камера аша карау мөмкинлеге биреләчәк, афиша һәм диск белән бүләкләнәчәк.

$200 бирүчеләр өчен өстәмә мөмкинлек каралган. "Тукайны яратасыз, әмма киноның чыкканнын көтә алмыймсызмы? Акча күчергәч үк сезгә бер кило чәкчәк юллаячакбыз һәм икенче килосын фильмның афишасы һәм дискы белән бергә җибәрәчәкбез" дип язылган ачка җыю сәхифәсендә.

$1000 бирүчеләргә калган өстенлекләр белән бергә фильмның күмәк күренешләрендә һәм эпизодларында төшү, кинотеатрдагы премьерада инвесторлар рәтендә фоторәсемен күрсәтү мөмкинлеге өстәлә. Шулай ук, милли җәмгыять утырышында фильмны күрсәтергә теләүчеләр булса, аларга авторлар 10 постер һәм әсәр язылган дисклар, Шүрәле сувенирлары, ике килограм чәкчәк җибәрергә вәгъдә итә.

$10 000 бирүчеләргә со-продюсер дигән исем бирелә, ул премьерага чакырыла, фоторәсеме һәм исеме титрларда аерып күрсәтелә, артистлар белән кичке табынга чакыру ала, күмәк күренешләрдә һәм эпизодларда төшә ала. Афишаларда һәм дискларда инверстор буларак исеме күрсәтелә.

$10 000 күбрәк бирүчеләр өчен фильмның киңкүләм рекламасында катнашу һәм тагын әллә нинди мөмкинлекләр тәкдим ителә, аларның нидән гыйбарәт булуын авторлар язмаган да. Хат аша аерым сөйләшергә тәкъдим итәләр.

Әлегә инвесторлар $10-50 күләмендә пайлар гына җибәргән. Со-продюсер булырлык инвесторлар әлегә күренми.

Проект авторлары төрле илләрдә яши. Лос Анжелеста яшәүче татар-башкортларны берләштерүче гаилә - Аврам һәм Айгөл Лайон, Уфада режиссер Рияз Исхаков, икенче режиссер Эдуард Галиев, продюсер Тимур Абудллин.

Проект башында торучылар дәүләттән ялынып акча алу бик авыр дип саный, шуңа күбрәк халык хәйриясенә, бигрәк тә читтәге татарларга өмет итә. Шулай ук Русия татарларыннан да хәйрия кабул итмәкчеләр. Проект битендә Русиядәге банк хисабы да күрсәтелгән.

Фильмга әзерлек алып бару белән бергә режиссер Рияз Исхаков Тукай иҗатының әһәмияте турында татар һәм башкорт сәнгатьчеләреннән рухландыргыч видеолар яздырып куя. Анда "Нур" татар театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Мәхмүт Фатыйхов, җырчылар Айдар Галимов, Идрис Газиев һәм башка билгеле шәхесләр Тукай әсәрләрен башкара яки шагыйрьнең бөеклеге турында үтемле сүзләр әйтә.

XS
SM
MD
LG