Accessibility links

Кайнар хәбәр

Намдаков аждаһаларының Татарстанга күпмегә төшкәнен яшерәләр


"Он и Она" сыннарын урнаштыру эшләре бара
"Он и Она" сыннарын урнаштыру эшләре бара

Даши Намдаковның сыннары Казанның никахлашу сарае янында урын ала. Бу уңайдан җәмәгатьчелектә фикерләр төрле. Нинди генә бәяләмәләр булуга карамастан, хакимият аларны урнаштыра, ә менә моның казнага күпмегә төшкәнен яшерә.

Сынчы Даши Намдаковның “Он и Она” сыннары “Казан” гаилә үзәге каршысына урнаштыру эше дәвам итә. Төзүчеләр эш бу айның азагына төгәлләнергә тиеш дигән өметтә. Матбугатта сыннарның тантаналы ачылышы 30 августка планлаштырыла диелә, әмма Казан шәһәренең ЗАГС идарәсендә Азатлыкка "төгәл даталар әлегә юк", дип әйттеләр.

Даши Намдаков журналистлар белән аралашырга атлыгып тормый. Бу эшне аның Мәскәүдә, Лондонда һәм Италиянең Пьетрасанта шәһәрендәге агентлары башкара. Даши Намдаковның күп сыннары шушы шәһәрдә коела. Болгарда урнаштырылырга тиешле 12 метр биеклектәге “Саклаучы” сыны да, “Казан” гаилә үзәге каршында урнаштырылачак барс белән елан-аждаһалар да Италиядә бронзадан коелган.

"Он и Она" сыннары ике ел ясалды"

Азатлыкка бу һәйкәлләр турында Италиядә сыннарны кою процессын тикшергән Зарикто Цырендаржиев сөйләде. Аның әйтүенчә, сыннарны эшләр өчен ике елга якын вакыт кирәк булган.

“Сыннар ике өлештән тора. Аның берсе – парлы барслар, икенчесе – парлы аждаһалар. Сыннарны әвәләүдән алып бронзадан коюга кадәр ике ел вакыт узды. Бу эш Италиянең коеп ясау остаханәсендә классик технология белән башкарылды. Ни өчен Италия остаханәсе сайландымы? Без алар белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез, сыйфатлы эшлиләр, безгә кирәкле төгәллек белән башкаралар. Биредә эшләүче осталар – югары дәрәҗәдәге профессионаллар. Без тикшереп кенә тордык. Сыннарның өлешләре дөрес җыелсын дип күзәттек.

"Казан" гаилә үзәге каршында урнаштырылган канатлы барс сыны
"Казан" гаилә үзәге каршында урнаштырылган канатлы барс сыны

“Казан” гаилә үзәге, аның янындагы барс белән аждаһалар сыннары да – тулы бер проект. Биектәге казанны мифик сыннар уратып алырга тиеш. Алар – гаилә учагын саклаучы парлы җанварлар”, дип сөйләде безгә белгеч.

“Казан” гаилә үзәген 2013 елда узган Универсиадага кадәр өлгертергә тырыштылар. Шулай булды да. Әмма сыннар урнаштырылмады. Ул вакытта Татарстанда зур гауга куптаруга сәбәпче булган “Саклаучы” сыны тирәсендәге бәхәс әле тынмаган иде. Халык тынычлансын, онытсын дигән караш белән эш итү булган, күрәсең. “Казан” гаилә үзәгенең авторы Даши Намдаков булуына да басым ясалмады.

Зарикто әфәнде ни өчен сыннар соңарып куелуына төгәл аңлатма бирә алмады. “Миңа моны әйтү авыр. Башта казан үзе ясалып урнаштырылды, әмма сыннар соңарды. Сәбәбен аңлата алмыйм”, диде ул.

Аның сүзләренчә, “Он и Она” сыннары махсус йөк машиналары белән Казанга озатылган. Очкычка сыймаган. “Очкыч белән юлламадык, чөнки аңа сыннар сыймады. Кайбер өлешләре 3 метр биеклеккә кадәр җитә бит. Шуңа күрә берничә йөк машинасына төяп озатылып, Европа аша Казанга барып җитте”, дип аңлатты ул.

"Саклаучы" язмышы билгесез

Азатлык Зарикто Цырендаржиевтан “Саклаучы” сыны язмышын да сорашты.

“Бу сынның язмышын белмим. Аны Татарстанга алып киттеләр, кайда саклануын белмим. Урнаштырганнармы, юкмы – шулай ук хәбәрдар түгелмен. Урыны белән килешү эшләре барадыр дип уйлыйм", диде ул.

Сүз уңаеннан, "Саклаучы" сыны Болгарда ангарда төрелгән килеш саклана. Аны китерүен китергәннәр, әмма җәмәгатьчелек каршылык күрсәтү сәбәпле ул урнаштырылмады. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев аңа Татарстанда урын табылачак дип әйтте. Урынын әйтмәде.

Зарикто әфәнде Казаннан кала башка бер җирдә дә Даши Намдаковның сыннарына каршы тору очрагын искә төшерә алмады. "Он и Она" да имин, тыныч шартларда урнаштырылыр дип өметләнә.

"Саклаучы" сыны
"Саклаучы" сыны

"Саклаучы"га ни өчен халыкта андый реакция чыкканын аңлап бетермим. Аны сәнгать әсәре итеп кабул итәргә кирәк. Каршы чыгучылар аңа яратып, мәрхәмәтлелек белән карасыннар иде. Халыкта традицион караш булырга мөмкин. Әмма Даши берсен дә үпкәләтергә теләмәде, аның явыз нияте юк. “Саклаучы” сыны куркыныч түгел, аның нигезендә тискәре бер фикер дә, уй да ятмый. Ул – чын саклаучы, Татарстанны яклаучы. Кешеләр аңа яклаучы образы итеп карасалар, сораулар юкка чыгар иде.

“Он и Она” сыннары халыкта каршылык тудырмас дип ышанам. Минем карашка сыннар бик матур, алар – югары сәнгать үрнәкләре. Бу – тулы бер гаилә образы. Аларда агрессия юк. Авыз, тешләр, тояк белән тырнакка карыйлар икән, куркыныч дип бәя бирәләр икән, соң алар бит – җанвар! Барс, арыслан, аждаһалар берничек тә йомшак мәче кебек күзаллана алмый.

Төрле илләрдә йөрим, Европа буйлап сәяхәт итәм. Даши Намдаковның төрле дәүләтләрдә күргәзмәләре була. Әйе, зәвык төрлечә, әмма күп очракта Даши сыннары белән сокланалар, аның үзгә иҗади традиция энергиясен күрәләр. Әмма бер генә каршылык чыкканын хәтерләмим. Казанда гына булды бугай”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Акчаның очына чыгарлык түгел

Азатлык “Он и Она” сыннары Казан казнасына күпмегә төшкәнен белергә тырышты. Казан мэриясе безнең моңа катнашыбыз юк дип җавап кайтарды. Сыннарга төп заказ бирүче – Татарстанның инвестиция-төзелеше буенча баш идарә (ГИСУ). Әмма монда да кызык хәл. Гадәттәгечә, эт – эткә, эт – койрыкка дигән электән килгән ышанычлы систем белән эш итәләр. Телефон төймәсенә басып, әле бер бүлектән әле икенчесенә, әле бер урынбасарга, әле икенчесенә күчереп йөрттеләр. ГИСУның кайбер хезмәткәрләре Казансу буенда сыннар урнаштырылачагын да, аның өчен ГИСУ җаваплы булганын да беренче булып Азатлыктан ишетте. Шулай да араларында матбугатны укып баручылар да табылды, хатыннар үзара “интернетта укыдык бит әле теге сыннар турында, шулар турында сорыйлар” дип гөр килеп алды. ГИСУ мөдире ярдәмчесе хәбәрдар, әмма бу турыда сөйләшергә вәкаләтем юк дип әйтте. Анысы да Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына юллады.

Министрлыкның матбугат үзәге хезмәткәрләре исә телефон аша сыннарны урнаштыру эше нинди күләмдә башкарылганы, ут яктырту системын ясау, тирә-якны тәртипкә китерү эшләре барганы хакында сөйләде. Дәүләт сыннар өчен ничә сум акча тотылганы хакында: "Сез аңлыйсыз бит, әйтергә яраган һәм әйтергә ярамаган мәгълүмат бар", дип әйтү белән чикләнделәр. Чынында ни өчен заказ ясаучы дәүләт оешмасы була торып, мәгълүмат яшерелеп калуы – аңлашылмый. Дәүләт акчасы берничек тә коммерция сере була алмый.

Сынчы Даши Намдаков ярдәмчесе Зарикто Цырендаржиев: “Европада сыннар кою арзан түгел. Башкасын әйтергә хокукым юк”, дип бу турыда җавапны кыска тотты.

Пьетрасанта шәһәренең Мариани сәнгатьле метал кою студиясе
Пьетрасанта шәһәренең Мариани сәнгатьле метал кою студиясе

Азатлык Пьетрасанта шәһәрендәге Мариани сәнгатьле метал кою студиясенә (Mariani Fonderia Artistica) шалтыратып карады, әмма анда да хәйләкәрләр, "башта эскизларны җибәрегез, аннары аларга карап сын күпмегә төшәчәген әйтә алырбыз", дип әйттеләр.

Сыннарның тантаналы ачылуында сынчы Даши Намдаков та килергә мөмкин. Һәрхәлдә аның ярдәмчесе: “Даши, гадәттә, андый тантаналарда катнаша. Өздереп әйтә алмыйм, әмма килер дип уйлыйм”, диде.

Сыннар гаилә коруга киртә була алмый

Ул арада интернетта "абыстайлар куера". Кемдер сыннарны коточкыч дип бәяли, башкалар яңа сыннар "Казан" гаилә үзәге ансамбленә туры килә, анда да шул ук барс, аждаһа билгеләре бар дип белдерә. Аждаһа сыннары Казанга ят булмаса да (аждаһа – Татарстан башкаласының рәсми билгесе), аның урыны никахлашу йорты янында түгел дип белдерүчеләр дә бар. Сыннарның нәкъ шул урында өйләнешүчеләрне каршы алганын исәпкә алып "Гаилә корырга куркырсың, валлаһи!" дип ачулы бәяләмәләр дә укырга мөмкин.

Азатлык быел өйләнешергә ниятләгән парларны табып, аларның бу сыннарга карата фикерләрен сорашты. Берсе дә сыннарга карап гаризаны кире алабыз димәде.

Рәмилә һәм Илнур
Рәмилә һәм Илнур

Рәмилә Мрасова – Казан кызы. Ярәшкән егете Илнур да Казаннан. Алар туйларын, Ураза беткәч, 9 июльгә билгеләгән. "Казан" гаилә үзәгендә язылышу – күптәнге хыял дип белдерә Рәмилә.

"Казансу буенда йөргәндә никах сараена карап, "Их, никахым монда узсын иде!" дип тели идем. Илнурга да шулай дигәч, аның да биредә язылышырга теләге зур булуы ачыкланды. Әти-әниләрнең дә биредә булганы юк, туганнарга да күрсәтәсе килде, шуңа биредә язылышырга дигән карарга килдек.

Барс, аждаһа фотоларын интернеттан күрдем. Ничек дип әйтим, сыннар куркынычрак, әмма ул кадәр коточкыч түгел, алар чиркангыч итеп күренми. Начар дип бәяләмим. Ни генә булмасын, без шушы никахлашу сараенда язылышырга телибез. Сыннар дип гаризаны кире алмаячакбыз, урынны күчермәячәкбез", дип белдерде Рәмилә Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG