Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:16

17 июньдә Австрия башкаласы Венада Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе Русиянең җиңел атлетикачыларын Рио-де-Жанейрода узачак Җәйге Олимпия уеннарында катнаштыру-катнаштырмау турында карар итәчәк.

Берләшмәнең шура утырышында карар итүчеләр Русия хакимиятләренең допинг проблемын бетерү өчен нинди чаралар күргәнлеген тикшерәчәк.

Допингка каршы дөнья идарәсе Русия хакимиятләрен спортчыларны эз калдырмый торган допинглар белән тәэмин итү схемасы булдыруда гаепли. Рәсмиләр исә моны кире кага.

Венадагы шура утырышына ике көн кала допингка каршы идарә Русия спортында допингка бәйле вазгыять турында яңа хисап чыгарды. Анда тыелган маддәләр куллануны тикшерү нәтиҗәләре күрсәтелә һәм спортчыларның тиешле тестларны узудан котылу ысуллары сурәтләнә.

Әлеге хисапка караганда, 15 ферваль белән 29 май арасында Русия спортчыларыннан алынган 52 допинг тикшерүенең 49ында мельдоний табылган.

Кайбер спортчылар допинг-тесттан котылырга маташкан. Кайвакыт допинг тикшерүчеләргә спортчының кайда булуы турында ялган мәгълүмат бирелсә, кайвакыт спортчылар ябык хәрби шәһәрләргә качкан.

Бу язда күтәрелгән допинг җәнҗалы нәтиҗәсендә Русия җыелма такымы 5-21 августта Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарыннан читләштерелергә мөмкин.

15 июньдә Русия Олимпия комитетының спортчылар комиссиясе Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар тыелган маддәләр кулланмаучы спортчыларны Олимпиададан читләштермәүне сорый.

Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах

Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах

Әлегә Русия җиңел атлетикачылары Русия спортчыларының даими допинг куллануы нәтиҗәсендә барлык халыкара ярышлардан читләштерелгән. Март башыннан бирле дистәләрчә Русия спортчысының мельдоний куллануы ачыкланды.

Мәскәүдәге допингка каршы лабороториянең элекке җитәкчесе Григорий Родченков бер ай элек Русиянең дистәләрчә спортчысының, шул исәптән 15 алтын медаль иясенең 2014 елгы Сочи Олимпиадасында допинг кулланганлыгын белдерде.

Григорий Родченков

Григорий Родченков

Родченков әйтүенчә, Сочи Олимпиадасында Русия спортчыларының җиңүгә ирешүен тәэмин итү өчен дәүләт җитәкчелегендәге ниндидер “допинг програмы” еллар дәвамында җентекле эзерлек эше алып барган.

Родченков белдерүенчә, Русиянең допингка каршы белгечләре һәм махсус хезмәтләре вәкилләре Олимпиада вакытында Русия спортчыларыннан алынган допинг тикшерү материалларын һәр төн саен берничә ай элек алынган “чиста материалларга” алыштыра торган булган. Родченков шулай ук дистәләрчә Русия спортчысына тыелган өч маддә кушып ясалган махсус коктейльләр дә эчертелгәнен әйтә.

Русиянең спорт түрәләре Родченконың гаепләүләрен кире какса да, хәзерге вазгыятьтә Дөнья Олимпия комитеты җитәкчеләренең аларга ышанычы шактый какшаган хәлдә. Җиңел атлетика федерациясенең халыкара берләшмәсе карары Русиянең барлык җыелма такымы язмышына да тәэсир итә ала. Май аенда Томас Бах Русиянең 2016 елгы Олимпия уеннарыннан читләштерү мөмкинлеген белдерде. Халыкара Олимпия комитеты бу мәсьәләне 21 июньдә Швейцариянең Лозанна шәһәрендә узачак утырышта караячак.

Мельдоний җәнҗалы чыккач март уртасында Русия президенты Владимир Путин илнең спорт министрлыгы түрәләрен каты тәнкыйтьләп, Русия спортчыларына гына түгел, гомумән спортка зыян китерүдә гаепләде һәм бу җәнҗалны Русиягә каршы читтән махсус оештырылган яшерен эш дип карамаска, ә допинг проблемына каршы тиешле чаралар күрергә чакырды.

Бу атнада исә Financial Times газеты, Русия җыелма такымы Олимпиадан читләштерелгән очракта Путинның Көнбатышка гаеп ташлаячагы турында язып чыкты. Газет язуынча бу турыда “дәүләт башлыгының фикер йөртү рәвеше белән таныш булган ике чыганак” белдергән.

Путин белән спортка бәйле темалар турында фикерләшкән бер эшмәкәр: “Аның хакимияте өчен ике мөһим нәрсә бар – спорт һәм милли горурлык. Әгәр боларны тартып алсалар, ничек инде аның ачуы чыкмасын ди”, дип белдергән.

Исеме аталмаган икенче бер чыганак Көнбатыш матбугатында Русия спортчыларының тыелган маддәләр куллануы турында язмалар бастрылуга Путинның бик каты ачуы чыгуы турында сөйләгән.

XS
SM
MD
LG