Accessibility links

Кайнар хәбәр

Турхан Дилмач: "Иң мөһиме – бу кризисның халыкларыбыз арасын бозуына юл куймау"


Турхан Дилмач: "Иң мөһиме – бу кризисның халыкларыбыз арасын бозуына юл куймау"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

15 июнь Төркиянең Казандагы баш консуллыгы "Гашыйк үлмәс. Юныс эзеннән" исемле концерт оештырды. Чара алдыннан татарча һәм урысча чыгыш ясаган баш консул Турхан Дилмач хәрби очкыч кризисыннан соңгы Төркия-Русия мөнәсәбәтләренә карата үз фикерен белдерде.

Баш консул Турхан Дилмач сүзен татарчалап үзләре оештырган чараларга килүчеләрне күрүгә шат булуын әйтүдән башлады. Изге Рамазан ае белән котлаганнан соң баш консул урыс теленә күчте.

"Төркия-Русия арасындагы вазгыять һәркемгә дә билгеле. Әлеге кризис барышында Төркия ягы буларак безгә иң мөһиме – бу хәлнең ике халык арасындагы мөнәсәбәтләрне бозуына юл куймау иде.

Шуңа күрә, кризис башлануга ук Төркия тышкы эшләр министры Чавушоглу Төркиядә яшәүче Русия ватандашлары белән очрашты. Шулай ук, Төркиядә укучы Русия ватандашы булган студентлар һәм аларның әти-әниләренә дә бернинди борчылырлык урын булмавы җиткерелде.

Мин Русиядә яшәүче Төркия ватандашларының проблемнары турында әйтеп тормыйм. Һәм шулай ук Русия мәгълүмат чараларында Төркиягә каршы алып барылган пропагандага да тукталмыйм. Сез үзегез дә беләсез, әлеге пропаганда вакыт-вакыт абсурд дәрәҗәгә кадәр килеп җитте.

Без халыкларыбыз арасында соңгы 25 елда ирешелгән элемтәләрне саклап калу - мәдәни һәм һуманитар элемтәләрне дәвам итүнең мөһим аспекты булуын әйтер идек. Боларны истә тотып, без Казанда даими рәвештә мәдәни чаралар оештырып киләбез.

Казан федераль университетында моңарчы эшләп килгән Юныс Әмре исемендәге Төркияне тикшерү үзәгенең ябылуына карамастан, Анкарада урыс мәдәнияте үзәгенең ябылмыйча эшләвенә сөенәбез. Без алга таба Юныс Әмре исемендәге Төркияне тикшерү үзәкләренең Мәскәүдә һәм Казанда кабат ачылачагына ышанып калабыз.

Сәяси мәсьәләләр алар вакытлыча гына. Төркия белән Русия мондый авыр чорны беренче тапкыр гына кичерми. Төркия президенты Эрдоган Русия президенты Путинга җибәргән соңгы хатында Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тиз арада яхшыруын теләве турында белдерде.

Ничек кенә булмасын, без, урыс һәм төрек халыклары арасындагы яхшы күршелек һәм дуслык мөнәсәбәтләренең һәм әлбәттә төрекләр белән татар, башкорт, чуаш халыклары арасындагы туганлык элемтәләренең даими булуын телибез", дип белдерде Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач.

Казанда Төркия оештырган "Гашыйк үлмәс. Юныс эзеннән" концерты үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Бер сәгатьләп барган концерттан соң, ураза булуы истә тотылып, тамашачыларга Казан баш консуллыгы тарафыннан оештырылган ифтар ашы тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG