Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

Орландо үтерешен хуплаган Ибраһимовка карата җинаять эше ачылды


Рамил Ибраһимов

Рамил Ибраһимов

Татарстанның Инновацияләр яшь җитәкчеләре берлеге башлыгы, Орландодагы күпләп үтерүне хуплаган Рамил Ибраһимовка карата җинаять эше ачылды.

Ибраһимов террорчылыкка чакыруда гаепләнә. Ибраһимов узган атна ахырында Орландодагы бер гей-клубта ут ачып иллеләп кешене үтергән, 53 кешене яралаган Гомәр Мәтиннең бу гамәлен хуплап Instagram’да белдерү белән чыккан иде.

Аның бу белдерүе киң яңгыраш алды һәм күпләрдә ризасызлык уятты.

14 июньдә прокуратураның әлеге белдерүне тикшерәчәге мәгълүм булды. Прокуратура белдерүендә: “Тикшерү барышында кулланучының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк һәм канун бозу ачыкланса, барлык прокурор чаралары күреләчәк”, диелә.

XS
SM
MD
LG