Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Кырымга чикләүләрне бер елга озайтты


Украина Көнчыгышындагы гамәлләре өчен Русиягә булган икътисади чикләүләрне Европа Берлеге тагын бер елга озайтырга җыена.

17 июнь Европа Берлеге Кырымга булган чикләүләрне 2017 елның 23 июненә кадәр озайтты.

Кырымнан Европа Берлегенә тауар алу, Европа инвестицияләрен ярымутрауга кертү, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек тыела. Европа көймәләренә, гадәттән тыш хәлләрдән кала, Кырым портларына керү тыелган.

Аннан да кала, Кырымга транспорт, телекоммуникацияләр, энергетика, нефть табу һәм эшкәртү өлкәләренә, табигый байлыклар табуга караган тауарлар һәм технологияләр кертергә һәм бу өлкәләрдә эшләгән ширкәтләргә ярдәм тыела.

Киләсе атнада Европа Берлеге Русиягә карата булган чикләүләрне 2016 ел ахырына кадәр озайтырга җыена.

Русиянең нефть, саклану һәм финанс өлкәсенә караган чикләүләр 2014 елның 31 июлендә кертелә башлады. Аннан соң алар озайтылды.

Русия Украина Көнчыгышында сепаратистларга булышкан өчен чикләүләрне Европа Берлегеннән кала АКШ, Канада һәм беркадәр башка илләр дә кертте.

БМОда әгъза илләрнең күпчелеге 2014 елның мартында Кырым статусына багышланган референдум нәтиҗәсен танымый. Бу референдумнан соң Кырым һәм Акъяр (Севастополь) Русиянеке дип игълан ителде.

Киев һәм Көнбатыш илләр Мәскәүне Украина Көнчыгышындагы сепаратистларга ярдәм итүдә гаепли. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG