Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

"Әлмәндәр" мультфильмы проектында катнашучылар уртак фикергә килә алмый


“Халык мультфильмы” сайты

“Халык мультфильмы” сайты

2015 ел башында “Татармультфильм” берләшәмәсе “Халык мультфильмы” дигән проект игълан итте. Краудфандинг нигезендә җыелган акчага “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы төшерәчәген белдерде. 340 мең акча җыелса да, проектның нәтиҗәсе күренми, халыкка акчалар да кайтарылмады.

“Татармультфильм” берләшмәсе эшне зурдан башлады. Татарлар тарафыннан яратылып каралган "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле мультфильм буларак та яшәргә тиеш дип игълан ителде. Әлмәндәр турында анимацион кино чын мәгънәдә халыкныкы булсын дигән максат белән башлаган проект “Халык мультфильмы” атамасына ия булды. Шул исемдәге сайтта краудфандинг аша мультфильмга акча җыю эше оештырылды. Моны “Татармультфильм” үзенең финанс ресурслары җитмәү белән аңлатты. Краудфандинг халык финанславы дигәнне аңлата, ягъни теге яки бу проектка, күмәкләшеп акча җыеп, аны тормышка ашыру юлы.

Проектка интернет аша акчасын җибәргән һәр кеше мультфильмның барлыкка килүенә өлешен кертә булып чыга. Моннан тыш бирелгән акча күләменә карап, аерым бонуслар да каралган. Әйтик, 500 сум биргән кеше исеме титрларда күренәчәк, аңа календарь белән бүләк DVD да җибәреләчәк диелгән. 1 мең сум бирүчегә – истәлеккә футболка. Акча күләме үсә барган саен, бонус та арта. 1 миллион биргән кеше проектның продюсеры була ала, диелгән сайтта.

Инде 1,5 ел үтүгә карамастан, проектның нәтиҗәсе күренми, бу хакта тавыш-тын чыкмый. Билгеле вакыт эчендә оештыручылар 5 млн сум җыярга планлаштырды. Бу сумма бер минутлык анимация бәясе – кимендә 300 мең дигән саннардан чыгып әйтелде. Сайттагы мәгълүматларга караганда, 339 900 сум акча җыелган. Тик проект дәвам итәчәкме, акчалар кире кайтачакмы – моның турында хәбәрләр күренми.

“Акча мөһим түгел, татарча мультфильмнар булсын”

Проектка акчасын бирүчеләр исемлеге сайтта бар. Иганәчеләр булучылар арасында танылган кешеләрнең исем-фамилияләрен дә очратырга мөмкин. Бу эшкә кызганмаучылар саны – 282. Биредә катнашып, проект ни өчен тоткарланганын белергә теләүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе Азатлыкка сорау юллады.

"Татармультфильм" рәссамнары Әлмәндәр белән Әҗәлне болай күрә

"Татармультфильм" рәссамнары Әлмәндәр белән Әҗәлне болай күрә

“Күп акча җибәрмәдем, тик барыбер бу проектта катнаштым. Татарча кызыклы, заманча мультфильмнар күрәсем килә. Тик акчасы да кире кайтарылмады, мультфильмы да чыкмады.

Акчасын жәлләмим, анысы шулкадәр мөһим түгел, тик мультфильмны күрәсе килә. Гомумән, иң мөһиме – татар телендә сыйфатлы һәм кызыклы кинопродукция артсын, карарлык нәрсәләр булсын. Кирәк булса, андый проектларга тагын акча җибәрер идем, башка кешеләр дә матди яктан ярдәм итәр, дип уйлыйм. Иң мөһиме – татарча мультфильмнар, фильмнар булсын”, дип язган ул.

Әлмәндәр яшәргән, ул космоска да оча

Азатлык "Әлдермештән Әлмәндәр" мультфильмы язмышы хакында кызыксынып аның режиссерына мөрәҗәгать итте. Әмма проект көрчәккә килеп терелгәне ачыкланды. Мәсьәлә акчада гына түгел, ә автор хокуклар бозу-бозмау гына бәйле икән.

“Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы режиссеры Сергей Киатров проект читкә этерелде дип әйтте. Бу вакытлычадыр дигән ышанычын белдерде.

Сергей Киатров

Сергей Киатров

“Әлегә иҗади төркем башка проект белән мәшгуль, “Әлдермештән Әлмәндәр” үз вакытын көтә. Акча аз җыелды, әмма мин аңа катышмыйм. Шактый эшләр башкарылды. Мультфильмда төп каһарман – Әлмәндәр яшен үзгәрттек, ул бераз “яшәрде”. Аны Бөек Ватан сугышы ветераны итеп сурәтләсәк, куркыныч булмас дип уйладык. Ни өчен шулай? Хәзерге заман балалары Беренче дөнья сугышын белми, аңа таныш түгел ул чорда булган вакыйгалар. Бөек Ватан сугышы темасын куәтләүне кирәк дип таптык.

Сценарийны үзгәрттек. Динилектән качарга тырыштык.

Мультфильм музыкаль булачак, махсус яңа җырлар язылды. Барысына да Әлмәндәрнең “Ала карга” җыры таныш, без аны яңа җырның кушымтасы итеп калдырдык. Моңа өстәп Әлдермеш авылы турында да җыр иҗат ителде.

Динилектән качарга тырыштык. Мәсәлән, мультфильмда Әҗәл үлем фәрештәсе итеп түгел, аны вафат булучыларның рухын алып китүче бер агент, менеджер итеп ясадык. Диалоглар коруны КВНчыларга бирдек. Алар да мультфильм кызык булсын өчен үз өлешен кертте.

Кызганычка, бу проектны әлегә дәвам итә алмыйбыз. Авторлык хокукы белән проблемнар туды. Әмма ничек кенә булмасын, бу проектны эшләп бетәсе иде. Финанслар булса, шунда ук эшкә керешер идек. Әлфия ханым белән дә килешә алырбыз дип уйлыйм. Мәрхүм Туфан абый Миңнуллин “Татармульфтильм”га һәрвакыт ярдәм итте, ачылаган вакытта да фатихасын бирде. Безгә ул – бик якын һәм кадерле шәхес”, дип сөйләде режиссер.

Киатров әфәнде сүзләренчә, мульфильмны татар һәм урыс вариантында чыгару планлаштырылган. Әмма үзе “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмындагы каһарманнар урысча катыш татарча сөйләшүен теләгән. Ул аны "Казан татар" теле дип атый. Подюсерлар исә ахыр чиктә мультфильм әдәби татар белән әдәби урыс вариантында булсын дигән карарга килгән.

"Әлмәндәрне үзгәртүгә каршымын"

Мультфильм төшерелү эше туктап калуны Әлфия Миңнуллина раслады. Танылган драматург Туфан Миңнуллинның кызы Азатлыкка “Татармульфильм” белән юллар аерылды, үзара аралашу бетте, дип белдерде. Озаккамы – билгеле түгел.

Әлфия Миңнуллина

Әлфия Миңнуллина

“Аралашмаганга бер ел инде хәзер. Аларның нишләгәнен дә белмим, проект язмышыннан да хәбәрдар түгелмен. Эш шунда ки, миңа аларның эш алымнары ошамый. Язучы түгелмен, мин – язучы мирасын саклаучысы. Әтинең әсәрләренә бик сакчыл карыйм. Аның әсәрләренә гаиләбезнең автор хокуклары бар. Ә “Татармультфильм” берләшмәсе моны мөһим дип санамый. Авторларга түли торган акча бар, тик алар түлим дип атлыгып тормый. Туфан Миңнуллиның нәселе бу әсәрне “Татармультфильм”га бүләк итәргә тиеш дип саныйлар. Бушлай килгән әйбер кадерсез була ул. Алай эшлибез икән, алар ул әсәрне астын өскә китерәчәкләр. Шулай итәргә телиләр дә.

Язучы түгелмен, мин – язучы мирасын саклаучысы. Әтинең әсәрләренә бик сакчыл карыйм. Аның әсәрләренә гаиләбезнең автор хокуклары бар.

Мәсәлән, мультфильмда Әлмәндәрне космонавт итеп ясыйлар. Нигә кирәк ул? Әтинең пьесасында Әлмәндәр – Беренче дөнья сугышы ветераны. Мультфильмда исә ул Бөек Ватан сугышы ветеранына әверелә. Җиңүнең 70 еллыгы шаукымымы – әйтә алмыйм.

Сөйләп күрсәтүләренә караганда, әтинең әсәре туракланачак. Әлмәндәр мәсьәләсендә андый адымга барырга теләмәдек. Әлмәндәрнең халык арасында бер имиджы бар, аңа зыян килер дип курыктык.

“Татармульфильм”ның безнең теләкләрне исәпкә алып уртак фикергә килергә теләге сизелми. Анна Белоброва исемле хатын миңа: “Сезгә нәрсә кирәк соң? Без бит әтиегезнең иҗатын популярлашлтырабыз”, диде. Туфан Миңнуллин үзе дә, әсәрләре дә “Татармультфильм” тарафыннан популярлаштыруга мохтаҗ түгел.

Алар Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әсәрләрен әвеш-тәвеш китереп мультфильм ясыйлар. Бу очракта "Татармультфильм"га авторлык хокук бозыла дип дәгъва белдерүчеләр юк, шуңа күрә ничек телиләр, шулай эшлиләр. Мин әтинең әсәрләрен куйсалар, куанам гына, төрле экспериментларга да әзермен, әмма аның да чамасы булырга тиеш. Хәрамләшүгә юл куелмасын иде. Мондый эш бер-береңә карата ихтирам белән башкарылырга тиеш”, дип сөйләде Азатлыкка Әлфия Миңнуллина.

"Бер тиен дә әрәм ителмәде"

“Татармультфильм” берләшмәсе мөдире Марат Ганиев “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы өчен җыелган акчаның бер тиене дә әрәм ителмәде дип белдерде.

Марат Ганиев

Марат Ганиев

“Татар мәдәниятенә, теленә битараф булмаучылардан 340 мең сум тупланды. Акчаның бер тиене дә әрәм булмады. Проект кысаларында “пре-продакшн” ясалды, ягъни мультфильмда булачак персонажлар уйлап табылды, кадрларга бүлү, аниматик эше башкарылды. Бусы – мульфильмның караламасы дигәнне аңлата. Моннан тыш без аның нигезендә комикс булдырдык, аны басмага әзерләдек. Эш бер минутка да тоткарланмады. Бу эшкә зур тырышлык салынды.

Проект тормышка ашарга тиеш. Әлегә барлык көчебезне мультфильм өчен финанслар табуга юнәлдердек. Проектка ясин чыгарылуын теләмибез.

Кызганычка, “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын төшерер өчен әлегә тиешле сумманы туплый алмадык. Проект тормышка ашарга тиеш. Әлегә барлык көчебезне мультфильм өчен финанслар табуга юнәлдердек. Акча сорап Русия, Татарстан мәдәният министрлыкларына, “Татмедиа”га мөрәҗәгать иттек. Хосусый инвесторлар, эре корпорацияләр белән дә тыгыз эшлибез. Акча мәсьәләсендә әлегә берни өздереп әйтеп булмый. Татарстан мәдәният министрылыгының яшь кинематографлар арасында уйнатылган грант бәйгесенә документлар әзерләдек. Бу да булышыр дип ышанабыз.

Без башта “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы 26 минутлык булачак дигән идек, хәзер ул 14 минутка кыскарачак, ягъни мультфильм барлыгы 12 минут булачак. Бу да акчага бәйле", дип сөйләде ул безгә.

Уртак фикергә киленерме?

Авторлар хокуклары, пьеса үзгәртелүе хакында да сораштык. Марат әфәнде Азатлыкка мәрхүм язучының гаиләсе белән бернинди дә каршылык юк дип аңлатырга тырышты. Әмма барысы да вазгыятькә карап эш ителәчәк, диде.

Әлфия ханым Миңнуллина белән бернинди дә каршылык юк.

"Әлфия ханым Миңнуллина белән бернинди дә каршылык юк. Әгәр дә ул рәсми рәвештә бу проектны безнең белән уртак эшләргә теләүдән баш тарта икән, Туфан Миңнуллиның мирасын саклаучысы буларак, Әлфия ханымда вето хокукы бар. Чынында проектка ясин чыгарылуын теләмибез, кешеләр ул әсәрне мультфильм рәвешендә дә күрсен иде. Бүгенге буынга әлеге әсәрне җиткерәсе килә, чөнки театрларда әлеге пьеса куелмый диярлек.

Шуны аңларга кирәк: Туфан аганың әсәренә нигезләнгән спектакль ике сәгатькә якын дәвам итә һәм аны мульфильм итеп чыгарганда үзгәртмәү берничек тә мөмкин түгел. “Поднятая целина”, “17 мгновений весны” киноларын карыйбыз. Әмма нәфис фильм әдәби әсәрдән нык аерыла бит. Бу – табигый. Жанр үзенчәлеге бар. Мультфильм динамиканы таләп итә. Анимация форматы берничек тә пьесага туры килә алмый.

Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә бу проектың дәвамы булуын телибез. Мультфильм булмаса, башка формат нигезендә, мәсәлән, комикс буларак халыкка таралырга тиеш”, дип сөйләде Марат әфәнде Ганиев.

Белешмә

"Татармультфильм" берләшмәсе - Татарстанның иң зур анимацион студиясе. 2010 елда оеша. Рәсми сайтларындагы мәгълүматка караганда, ел саен якынча 100 минутлык анимация чыгара. Хәзерге вакытта студия 80нән артык мультфильм чыгарган.

"Әлдермештән Әлмәндәр" - 1976 елда Туфан Миңнуллин тарафыннан язылган пьеса. Әдипнең иң танылган һәм уңышлы әсәрләрнең берсе булып санала. 1979 елда ул аның өчен Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясенә лаек була. 1976 елда ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры пьеса нигезендә спектакль куя (режиссеры - Марсель Сәлимҗанов, төп рольне Шәүкәт Биктимиров башкара).

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG