Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Radiohead төркеме җанатарларына hөҗүм булган


Һөҗүмчеләргә музыка сөючеләрнең Рамазан аенда сыра эчүләре ошамаган.

Вакыйга 17 июнь кичендә Истанбулның Җиһангир районында Velvet Indieground музыка кибетендә булган. Radioheаd төркеме җанатарлары аның яңа альбомын тыңларга җыелганнар.

Бер төркем ир-ат кычкыра-кычкыра кибеткә килеп кергән һәм анда булган кешеләргә һөҗүм итә башлаган. Аннан соң алар кешеләрне урамга алып чыгып кыйный һәм кибетне ябуны таләп итә. Кайберләрнең башларына сыра шешәләрен бәреп вату турында хәбәр ителә. Һөҗүмчеләргә кибеттәгеләрнең Рамазан аенда рок-музыка тыңлавы һәм сыра эчүләре ошамаган. Гәрчә кибеттә берничә чит ил кешесе булса да. Һөҗүмнең корбаннары юк, бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

Әлеге вакыйга Төркиянең болай да авыр заманнар кичергән туризм секторына җитди зыян салачак, чөнки хәбәр мәшһүр төркемнең күпсанлы җанатарлары ярдәмендә бик тиз арада бөтен дөньяга таралды. Шулай ук ул Орландодагы клубка һөҗүмнән соң булды. Күпсанлы террор гамәлләре быел илгә килгән турист санын шактый киметте.

"Төркиягә беркайчан да килмәгез, туганнарыгызга һәм дусларыгызга әйтегез. Һәркем Төркиянең чын йөзен күрсен", дип яза вакыйга урынында булган һәм видео төшергән кеше.

Radiohead бу вакыйгага карата фикерләрен белдерде. "Истанбулда булган вакыйгада зыян күргән җанатарларыбызның кайгысын уртаклашабыз. Киләчәктә берәр көнне мондый вәхшилекләрне үткән заман кыргыйлыклары буларак кына искә төшерербез дип өметләнәбез", диелә төркем мөрәҗәгатендә.

Radiohead төркеменең A Moon Shaped Pool дигән яңа альбомы 8 майда чыккан иде һәм 17 июньдә сатуга тәкъдим ителде. Британ төркеме 1985 елдан бирле альтернатив рок җанрында уйный.

XS
SM
MD
LG