Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple ширкәте Дональд Трампка ярдәм итмәячәген белдерде


Apple ширкәте АКШ республиканнар фиркасенең җыенын финанслаудан баш тартты. Сәбәбе - бу фиркадән президентлыкка намзәт булачак Дональд Трамп чыгышлары.

Июль аенда Кливлендта узачак АКШ республиканнар фиркасе җыенында рәсми рәвештә фирканең президентка намзәтен игълан итәргә тиешләр. Apple ширкәте бу җыенга матди ярдәм күрсәтмәячәк дип үз чыганакларына таянып хәбәр итә Politico.

Ярдәм күрсәтмәүнең төп сәбәбе - сәясәтченең хатын-кызлар, мигрантлар һәм азчылыклар турындагы кискен сүзләре. Шул ук вакытта Facebook, Google һәм Microsoft кебек эре ширкәтләр фиркагә ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

Apple ширкәтенең демократлар фиркасенә карата карашы әлегә билгесез. Гадәттә АКШның зур технология ширкәтләре ике фиркане дә бертигез дәрәҗәдә хуплый һәм ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 2008 ел президент сайлавында Apple ике фирка җыеннарына да $140,000 күләмендә техника бүлеп биргән (MacBook һәм башка техник җиһазлар).

Берничә ай элек Дональд Трамп Apple продукциясенә бойкот игълан итәргә тәкъдим иткән иде. Ул вакытта ширкәт FBI хезмәтенең терроризмда гаепләнгән Сәид Фарук айфонын ватып ачу үтенеченнән бар тарткан иде.

АКШ президент сайлавы 2016 елның 8 ноябрендә узачак. Ике фиркадән рәсми намзәтләр июль аенда игълан ителә. Май ае ахырында Дональд Трамп республиканнар фиркасеннән тәкъдим ителү өчен җитәрлек тавыш җыйды.

XS
SM
MD
LG