Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев: "Теләчедә мәктәпләр канун бозып үзгәртелергә тиеш түгел"


Татарстан Дәүләт шурасы комитеты утырышында Теләче мәктәпләре мәсьәләсе күтәрелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты утырышында Теләче мәктәпләре мәсьәләсе күтәрелде

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Теләчедә урта мәктәпләрне тугыз еллыка калдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

20 июнь Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында республиканың мәгариф концепциясенә багышланган утырыш үтте. Әлеге утырыш вакытында комитет рәисе Разил Вәлиев Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовка, Теләчедәге соңгы вазгыятьне күз алдында тотып, канун бозып татар мәктәпләренең үзгәртелергә тиеш түгеллеген искәртте.

Вәлиев сүзләренчә, Теләче районы Алан авылы халкы урта мәктәпне тугыз еллыка калдыруга каршылык белдереп һәм республика җитәкчелегеннән ярдәм сорап язган хатын Дәүләт шурасына да җибәргән. Бу хат Разил әфәнде җитәкләгән комитетка төшкән. "Мин хатны мәгариф министрлыгына юлладым. Әлегә министрлыктан җавап килмәде. Якын арада министр Энгел Фәттахов мәктәпләре үзгәреш көтелгән район башлыклары белән очрашачак", ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, әгәр укучылар саны сиксәннән ким түгел икән, бу мәктәпләр сакланырга тиеш. "Алан мәктәбендә 82 укучы бар", ди Вәлиев.

Теләче районы башкарма комитеты карары белән Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугыз еллыкка калдырырга һәм Лесной, Шармаш тугыз еллык мәктәпләрен башлангыч итеп, укучыларны йөртеп укытырга җыенулары билгеле булды. Алан халкы "бу хәл безнең белән килештерелмәде, Русиянең мәгариф кануны нигезендә мәктәпләрдә үзгәрешләр була икән, бу хәл беренче чиратта анда яшәүчеләр белән килештерелергә, аларның фикерләре дә исәпкә алынырга тиеш", дип имзалар җыеп республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG