Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карелия фаҗигасеннән соң Татарстанда да җәйге аланнарда контроль көчәйтелә


Татарстандагы скаутлар хәрәкәте оештырга торган елга сәяхәтләре, Вконтакте фотосы, 13 июнь 2016
Татарстандагы скаутлар хәрәкәте оештырга торган елга сәяхәтләре, Вконтакте фотосы, 13 июнь 2016

Карелиядә ял вакытында балалар батып үлгәннән соң, җәйге лагерьларда иминлек мәсьәләсе игътибар үзәгенә менде. Азатлык хәбәрчесе Татарстан балалары җәйге каникулларын үткәрә торган лагерьларда иминлек мәсьәләсен өйрәнде.

Карелиядә Сям күлендә 14 бала батып үлгәннән соң, андый төрдәге лагерьларда балаларны караучы кешеләрнең әзерлеге, иминлек таләпләрен үтәү мәсьәләсе сораулар тудырды. Русия мәгълүмат чараларында ата-аналар балаларны ашыгыч рәвештә Карелиядәге "Сям күле" ял лагерьларыннан өйләренә алып кайта дигән хәбәрләр чыкты, Мәскәү өлкәсе башлыгы барлык ял итү урыннарын тикшерү карарын чыгарды.

Татарстанда җәйге лагерьларда гадәттән тыш тикшерүләр уздыру турында президент һәм хөкүмәт башлыгы карары әлегә булмаса да, Чаллы башлыгы Наил Мәгъдиев муниципаль лагерьларда иминлекне тикшерергә кушкан.

20 июнь көнне Татарстан прокуратурасы контрольне көчәйтү турында белдерү белән чыкты. Матбугат өчен чыгарылган белдерүдә язылганча, тикшерү чаралары ике этапта үтәргә тиеш. Беренчесе 3 июльгә кадәр дәвам итәчәк, икенчесе - 5 сентябрьгә кадәр. Прокуратура күбесенчә чатыр аланнарга, урман, елга сәфәрләрен оештыручыларга игътибар бирәчәк, ашарга пешерү, яшәү шартлары, янгыннан саклану, балаларны караучы олыларның саны рәсми таләпләргә туры килү, килмәвен тикшерәчәк. Бу чараларга прокуратура җәйге ял итү урыннарын багучы министрлыкларны да җәлеп итәргә җыенуын белдерә.

Элегрәк Татарстанның гадәттән тыш хәлләр, яшьләр эшләре, мәгариф министрлыклары сүзчеләре Азатлыкка Карелиядәге хәлләрдән соң өстәмә, гадәттән тыш тикшерүләр каралмаган, алар планлы рәвештә һәм даими үткәрелә дип әйткән иде.

Татарстан мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Алсу Мөхәммәтова: "Безнең тармакка караган лагерьлар даими тикшерелеп тора. Әлегә генә мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима Кара диңгездәге лагерьларны карап кайтты. Бу эш даими һәм бик җитди алып барыла", диде.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле дә, бу тармакка караган ял итү урыннарында планлы тикшерүләр үткәрүен ышандырды.

Азатлык хәбәрчесе Татарстандагы популяр берничә лагерьга шалтыратты. "Сәләт" хәрәкәтенең ике урында эшләүче якынча 250 кешелек аланнарында, 400 кешелек "Байтик" лагерында, 30га якын кешелек скаутлар хәрәкәте төркемнәрендә балаларны ашыгыч рәвештә кайтару турында шалтыратучылар, алып китүчеләр юк дип хәбәр иттеләр.

"Байтик" лагеры вәкиле, "балаларны алмыйлар, киресенчә, алдагы айларга урыннар сатылып бетте", диде.

"Байтик" лагерында бассейнда гына су коеналар. Җитәкчелек хезмәткәрләнең коткару, беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнүен әйтеп килә.
"Байтик" лагерында бассейнда гына су коеналар. Җитәкчелек хезмәткәрләнең коткару, беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнүен әйтеп килә.

"Сәләт-Тел" лагерына 11 яшьлек кызын җибәргән Айсылу Галиева да аның өчен борчылмавын әйтте.

"Ул бик имин урында, алар су коенырга йөрмиләр, иртән укыйлар, төштән соң мастер-класста катнашалар. Капкалары һәрвакыт бикле, сакчылары бар, әйдаманнары кулларында рация, бер-берсен еш барлыйлар", диде ул Азатлыкка.

"Сәләт" хәрәкәтендә хәбәр итүенчә, алдагы айларда чатырларда булачак чараларда да елгаларда, күлләрдә су коену каралмаган, моны дәүләт карарлары рөхсәт итми, балалар белән берәр хәл булса, лагерьда һәрвакыт табиб, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтелгән кешеләр бар.

Татарстандагы скаутлар хәрәкәте өештыра торган чатыр лагерьда да балаларны алып китүчеләр юк, дип хәбәр итте Азатлыкка лагерьларны оештыручы Айда Горбунова.

Аның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта 14 кешелек төркем Мари Иле республикасы урманнарында өлешчә велосипедларда, өлешчә җәяү, өлешчә катамараннарда 10 көнлек сәфәргә чыккан. Вконтакте төркемендә куйган фоторәсемнәргә караганда, 19 июньдә алар Яльчик күлендә су коенган. Фотоларда балаларның суда йөзеп, чумып уйнаганын бер олы кешенең күзәтеп торуы күренә. Шушы көннәрдә бу төркем Илеть елгасына катамараннарда көн ярымлык сәфәргә чыга.

Горбунова әйткәнчә, һәр катамаранда ике олы кеше бара, алар беренче ярдәм күрсәтү, коткару хезмәтләрендә өйрәнүләр узган кешеләр. 14 кешелек төркем сәфәрдә булса, тагын бер төркем Илеть елгасы янында чатырлар корып шундый ук сәфәргә чыгарга әзерләнә.

Скаутлар хәрәкәте оештырган елга сәфәре
Скаутлар хәрәкәте оештырган елга сәфәре

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, алар карамагында булган 109 чатыр лагерьларының 12се елгаларда "сплав"ка чыгуы турында алдан хәбәр иткән. Бару юлларын алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор - гигиена якларын күзәтүче оешма белән килештергән.

Татарстандагы яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел җәй чатырларда ял итү урыннарыннан тыш 119 стационар лагерь, 18 шифаханәдә балалар ялын оештыру планлаштырылган. Аларның якынча 50сендә үзләрендәге бассейннарда яки елга-күлләргә су коенырга алып бару каралган. Аларның барысын да махсус республика комиссиясе вәкилләре тикшереп йөри дип ышандырдылар.

Әмма мәгариф һәм яшьләр эшләре министрлыкларында әйткәнчә, хосусый лагерьлардагы иминлек, андагы кешеләрнең ни дәрәҗәдә әзерлекле булуы өчен министрлыклар берничек тә җавап бирә алмый. Вконтакте челтәрендә лагерьларда ял итү турында дистәләрчә тәкъдим чыга. Хосусый лагерьларның төгәл саны билгесез.

XS
SM
MD
LG