Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хан сөякләренең кайчан һәм ничек җирләнәсе әлегәчә хәл ителмәгән


Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе
Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов хан сөякләре уразадан соң Гает бәйрәмендә, йә булмаса Татарстан көнендә – 30 августта җирләнсә әйбәт булыр иде дигән фикердә. Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов җирләүгә әзерлек эшләре өчен комиссия төзү кирәклеген әйтә.

Татарстанның Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Азатлыкка хан сөякләрен җирләү чарасы "артык зур да түгел һәм шул ук вакытта кечкенә дә булмаска тиеш", дип әйтә. Әлегә кадәр Археология институты саклагычларында яткан хан сөякләрен җиргә иңдерү чарасының ничек уздырылачагы тәгаенләнмәгән.

Азатлыкның, зурлап җирләгән вакытта бу хәлгә каршы килүчеләр булырга мөмкинме, дигән соравына Әюпов анык кына җавап бирмәде. Журналистларны, гомумән алганда, булган һәм булачак хәлләрне "әйләндереп чыгаруда" гаепләде.

Әюпов сүзләренчә, Татарстанның әлегә кадәр патшаларны җирләү тәҗрибәсе юк һәм шуңа күрә бу чараны бик уйлап, комиссия төзеп башкару кирәк. Гает бәйрәмнәренә өлгермәүләрен, вакыт бик аз калганны әйтә ул.

Туристлар Казан ханнары төрбәсен карый
Туристлар Казан ханнары төрбәсен карый

"Патшаларның җәсәдләрен Екатеринбурдан да алып кайттылар. Петербурда да күмү тәҗрибәсе бар. Моны (хан сөякләрен күмү) уйлап бетерү кирәк. Бу чарадан соң сораулар күп калмасын иде, аннан соң йә тегеләй эшләмәделәр, йә болай эшләмәделәр дип сөйләү булмасын иде. Бик төгәл эшләү кирәк. Аны, Аллаһы боерса, быел эшлибез инде. Көзгә калдырмаска иде. Җиргә иңдерү кирәк, бу безнең кешелек һәм дини вазифабыз да булып тора. Гаеткә ун көн калды. Мондый эшләрне эшләү өчен вакыт та кирәк әле", Әюпов.

Җитәкчеләр күмү кирәклеген беләме дигән сорауга Айрат хәзрәт президент Миңнехановны күз алдында тотып: "Алар рөхсәтеннән башка ничек инде, ул бит безнең ил башлыгы", дип җавап бирде.

16 июнь Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы башлыгы Зилә Вәлиева, мөфти Камил Сәмигуллин һәм Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов хан сөякләрен җирләү турында фикер алышты. Җирләнә калганда, бөтен республика күләмендә зур чара итепме, әллә мулларны җыеп шыпырт кына үткәреләчәкме – бу ягы билгеле түгел.

Зилә Вәлиева (с), Камил Сәмигуллин, Айрат Әюпов. "Татаринформ" фотосы
Зилә Вәлиева (с), Камил Сәмигуллин, Айрат Әюпов. "Татаринформ" фотосы

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов җирләүне Диния нәзарәте үз өстенә алырга тиеш, ифтарлар үткәреп кенә эш бетми әле ул, дип белдерә.

Хәкимов фикеренчә, бу чара уразадан соң Гает көннәрендә дә, йә булмаса республика көнендә – 30 августта оештырылса да әйбәт булыр иде. Җирләүне зурлап үткәрергә каршы килүчеләр дә булырга мөмкин, әмма моңа игътибар бирмәскә кирәк дигән фикердә ул.

"Каршы килүчеләр булыр. Алар бит безнең ханнар. Русия күләмендә алсак, ул "царь", "император" дигән сүз. Аларны җирләмичә генә калдырып булмый. Хан сөякләре җирдә ятарга тиеш", ди Хәкимов.

Җирләүгә килгәндә, Хәкимов сүзләренчә, "Казан ханнары төрбәсе" дип аталган һәм пыяла белән гөмбәзләнгән урынга, ЮНЕСКО таләпләре нигезендә, кагылырга ярамый. Хан сөякләре аның янәшәсендәге махсус эшләнгән төрбәгә куелачак. Хәкимов сөякләрне махсус табутларга салып җирләүне күзаллый, җирләү концепциясе нәкъ шулай әзерләнде ди. Азатлыкның, шәригать кануннарын бозу булмасмы, дигән соравына Хәкимов: "Татар-мөселманныкына каршы килми, ә гарәпнеке безгә кызык түгел. Кырымда Бакчасарайда хан сөякләре нәкъ шулай табутта ята", дип җавап бирде.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Хәкимов сүзләренчә, бүген археологлар Казан Кирмәнендә сигез хан һәм аларның туганнары җирләнгәнне ачыклаган, Мәскәү дә ханнармы әллә түгелме дигән мәсьәләне тикшереп раслаган.

"Дүртесе аның җирдә ята. Без аларны ачмадык. Калсын дип, ул сөякләргә тимәдек. Ә советлар чорында археолог Альфред Халиков ачкан сөякләрне без күмәргә тиеш", ди Хәкимов. Хәкимов сүзләренчә, тимәгән хан сөякләре гөмбәз сыман итеп эшләнгән пыяла астында ята.

Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы сайтының археологиягә багышланган битендә: "1977 елда 120 кв.м мәйданда казу эшләре көтелмәгән нәтиҗәләр бирә... Монда археолог Альфред Халиков Казан ханлыгы чорына, Алтыр Урда эпохасына һәм монголларга кадәр булган вакытларга караган начар сакланган таш корылмалар таба... Алдан төзелгән корылмалар Казан ханлыгы чорында җимерелгән һәм алар урынына төрбәләр (мавзолей) салынган булган. Бу төрбәләрне тикшергән вакытта нык зыян килгән биш мөселман кабере ачыла, анда дүрт өлкән кешенең һәм бер баланың сөякләре табыла. Антропология һәм тарихи-археология тикшеренүләргә нигезләнеп археолог Фаяз Хуҗин ике кешенең сөякләрен: Мәхмүт ханныкы (XV гасыр, 60нчы еллар) һәм Мөхәммәдәминнеке (1518 ел) буларак ачыклый", диелә.

Айрат Ситдыйков Болгарда музей ачканда, 2013 ел
Айрат Ситдыйков Болгарда музей ачканда, 2013 ел

Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков үзләрендәге саклагычларда ике хан сөяге: Мәхмүт ханныкы (Алтын Урда белән хакимлек иткән Казан ханы) һәм Мөхәммәдәминнеке (Ибраһим ханның улы) ятуын әйтә. Тагын берәүнең сөякләре хатын-кызныкы, әмма кемнеке икәне ачыкланмаган, ди ул. Алар барсы да тартмаларга салынган, баш сөякләре аерым урнаштырылган.

"Бу сөякләр махсус казып алынмаган. Су керткәндә очраклы табылган сөякләр алар. Калган сөякләр алынмаган бит. Тагын берничә күмелгән кабер урыны калды. Алар хәзер гөмбәз пыяла астында ята. Су керткәндә зыян килмәсен өчен археология ысуллары белән өйрәнелеп алынган сөякләр бездә. Ул су хәзер юк инде, аны 70нче елларда үткәргән булганнар", ди Ситдыйков. Аннан да кала башка сөякләр дә табылган, әмма алар мөселманнарныкы түгел, ә урыс зираты урынында тәреләр белән күмелгән булган.

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов ун ел чамасы элек хан сөякләрен җирләү кирәклеген белдереп Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиевкә хат юллый, әмма бу эш урныннан кузгалмый. "Бүген исә, күмүгә килгәндә, муллалар кайсы якта торырга тиеш, бүтәннәр нәрсә әйтергә тиеш дигәнгә төртелеп калган бу мәсьәлә", ди Хәкимов.

XS
SM
MD
LG