Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Русия хәрби-галәм көчләре якын арага һөҗүм ракетасын сынады


Русиянең Тор-М2У зенит-ракета комплексы

Русиянең Тор-М2У зенит-ракета комплексы

Русия хәрби-галәм көчләренең якын арага һөҗүм ракетасын сынау каршы тору коралының тактик-техник күрсәткечләрен раслады дип белдерелә.

Русия хәрби-галәм көчләре якын арага һөҗүм ракетасын сынады. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерә. Ракетага каршы тору системасы Казакъстанда Сары-Шаган күнегүләр кырында сыналган.

Әлеге сынау хәрби-галәм көчләрендә ракетага каршы тору коралының тактик-техник күрсәткечләрен раслады дип белдерелә.

Май аенда АКШ Романиядә (Румыния) ракетага каршы тору калканын сафка кертте. Бу гамәл НАТОга кергән беректәшләрне Иран ягыннан мөмкин янаулардан саклау дип белдерелде. Кремль АКШның ракетага каршы тору калканын җәелдерү Русиягә куркыныч яный дип саный. Русия президенты Владимир Путин Мәскәү АКШ һәм НАТО ягыннан арта барган куркынычны нейтральләштерергә мәҗбүр дип белдерә.

XS
SM
MD
LG